16+

Ташламалы ипотека программасы ярдәмендә шәхси йортлар сатып алырга яки төзергә мөмкин булачак

Узган ел ил халкына һәм төзелеш тармагына ярдәм итү чараларының берсе буларак ташламалы ипотека программасы эшләтеп җибәрелде. Ул халыкта чынлап та зур кызыксыну уятты, шуның белән төзелеш тармагында да зур җанлану булып алды.

Ташламалы ипотека программасы ярдәмендә шәхси йортлар сатып алырга яки төзергә мөмкин булачак

Узган ел ил халкына һәм төзелеш тармагына ярдәм итү чараларының берсе буларак ташламалы ипотека программасы эшләтеп җибәрелде. Ул халыкта чынлап та зур кызыксыну уятты, шуның белән төзелеш тармагында да зур җанлану булып алды.

Әлегә кадәр ул яңа йортларда фатир сатып алу өчен генә бирелә иде. Хәзер инде аның нигезендә шәхси йортлар сатып алырга яки төзергә мөмкин булачак.
Яңа карар нигезендә кредит ставкасы, фатирлар алу өчен каралган кебек үк, 7 проценттан артырга тиеш түгел. Кредитның күләме 3 млн сумнан артмаячак. Ә беренчел кертем торак бәясенең 15 процентын тәшкил итәргә тиеш. Кредитны үзеңә йорт салу өчен дә, застройщиктан әзер өй сатып алуга да куллана аласың.

Бүген исә, ипотеканың гомуми күләмен алып караганда, шәхси торак йортларга бирелә торган кредит нибары 2 процентны гына тәшкил итә. ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко фикеренчә, банклар, түбән ликвидлык (базар бәясен югалтмыйча гына милекне бик тиз акчага әйләндерү)  аркасында, халыкка шәхси йорт төзү яки сатып алу өчен кредит бирергә атлыгып тормый. Ә ташламалы ипотека айлык түләүне 30 процентка кадәр киметергә мөмкинлек булыр иде, ди ул. Белгечләр дә, бу программа шәхси өйләр сатып алучылар яки төзүчеләрнең санын 2-2,5 тапкырга арттырыр, дигән фикер җиткерә.

Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох, ташламалы ипотека программасын киңәйтү шәхси йортлар үсеше өчен стимул булып торса да, кредит алуда шау-шу булмаячак, дигән фикердә.

– Программа кертелгәннән соң, 2020 елда күп фатирлы йортларга бәяләр бик нык арткан иде. Ул вакыттагы кебек шәхси йортларга бәяләр хушны җибәрерлек үсмәс, дип уйлыйм. Узган ел белән чагыштырганда, хәзер бу программа буенча процент ставкалары югарырак һәм шуның белән кредит алырга теләүчеләрнең санын чикли. Икенче яктан, йорт сатып алу өчен мондый мөмкинлекләр барлыкка килү фатир базарына булган басымны киметәчәк һәм ул бу сегментта бәяләр артуны акрынайтырга тиеш, – ди ул.

Соңгы бер-ике елда шәхси йорт сатып алучыларның саны болай да арткан иде.
– Ташламалы ипотека программасының киңәйтелүе бу санны 30-40 процентка арттырачак, – ди “МЕГАЛИТ” күчемсез милек агентлыгының әйдәп баручы эксперт-риэлторы Альфрет Заһидуллин. Шәхси йортларга ипотека ставкасы бүген уртача алганда 9 процентны тәшкил итә. Моннан тыш бөтен банклар да алар белән эшләми. Программа эшләп китә калса, язга бу тармактагы җанланышны тагын да ныграк сизәчәкбез.

Йортларның бәяләре дә төрле. Алар арасында 50 млн сумлыклары да бар икән.
– Әмма мондый кыйммәтлеләрен бик сирәк кеше генә ала. Иң күбе 10 млн сумга кадәр булганнары сатыла. Яңарак кына Константиновка бистәсендә 10 млн сумлык йортны саттым. Аны алырга теләүчеләрдән хәтта чират барлыкка килгән иде, – ди риелтор.        

Күчемсез милеккә бәяләрнең артып торуына ияләштек бугай инде. Моңа коронавирусның да тәэсире булды, төзелеш материаллары да кыйммәтләнде. “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов та, узган елгыга караганда, быел йорт сатып алучылар кимеде, чөнки бәяләр бик нык артты, диде.  
Икенче проблема – йортлар төзелеше өчен җир кишәрлеге җитмәү. Бу да бәя артуга китерә. Хәзерге вакытта Казан тирәсендәге җирнең бер сутые уртача 500 мең сум, киләсе елга ул 700 мең сум да торырга мөмкин, ди Альфрет Заһидуллин.

Илкүләм төзелеш сәясәте бөтенроссия үзәге җитәкчесе Александр Моор әйтүенчә, җир участокларын бирү буенча өстәмә программа булдыру турында уйларга кирәк. Бөтен кешенең дә җир алырга мөмкинлеге юк. Инфраструктура булмау да эшне катлауландыра. Мондый программа булса, торак йорт төзү өчен стимул да күбрәк булачак, ди ул.

Республикада “Авыл ипотекасы программасы” да эшләп килә. Аның нигезендә заемщикка 3 млн сумга кадәр кредит бирелә. Һәм шуның белән халкы 30 меңнән артмаган район-авыл территорияләрендә, 3 процентка кадәрге ставка белән, шәхси торак йорт яки фатир, йорт төзер өчен җир участогы сатып алырга мөмкин. Беренчел кертем кимендә 10 процент булырга тиеш. Ипотеканы 25 елга кадәр түләргә була.

Бүген Россиядә 21,6 млн гаилә үз йорты белән яши. 45,4 млн гаилә үз өен булдырырга хыяллана. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading