Узган гасырның 1920 елларындагы корылык сәбәбендәге ачлыктан качып, Идел буендагы күп кешеләр Үзбәкстан якларына киткән. “Ташкент – икмәкле шәһәр”, дигән гыйбарә шул вакытларда сөйләм теленә кереп калган.
Казан бүген үзе Урта Азия республикалары халыкларын эшле һәм икмәкле итә. Төзелешләрдә, җәмәгать транспортында көньяк дуслар үзебезнекеләрдән күбрәк, дисәк, һич ялгыш түгел.
— Транспорт, мәгариф, сәүдә, сәламәтлек саклау, сәнәгать-җитештерү тармакларына кадрлар кирәк, - диде Казанның халыкны эш бәлән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Татарстан башкаласында узган ел тәгаен эшсезләр саны 20 меңгә кимегән. 2021 ел ахырына 4671 кеше эшсез сыйфатында теркәлгән, бу аннан элеккеге елгыдан 4 мәртәбәгә якын кимрәк. Быелның 1 гыйнварына эш урынсызлар күрсәткече эшче көчләр санының 0,7 процентын тәшкил итә.
— Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең 78 проценты (20 мең кеше) эшкә урнаштырылды. Вакытлыча эшкә урнаштыру программасында 153 кеше катнашты. Мәктәпләрдән 784 укучы, үз көчләреннән килгәнчә хезмәтләрдә катнашып, шулай ук урта һәм югары уку йортларыннан студентлар да акча эшләп алды. Җәмәгать эшләренә 1800 кеше җәлеп ителде, - диде Тимур Муллин.
Үзенең шәхси предприятиесен ачарга теләгән тәвәккәлләргә ярдәм оештырыла. Мәсәлән, тәүге адымын ясаган 117 яңа эшкуарга 145 меңәр сум старт субсидиясе бирелгән. Гомумярдәм 17 миллион сум булган.
Эш бирүче предприятиеләргә 249 кешене эшкә урнаштырганнары өчен 5 миллион сумнан артык субсидия җибәрелгән. Быел мондый акчалата ярдәмне 30 яшькә кадәрге кешеләрне эшкә алган предприятиеләргә бирү каралган.
“Ворлдскиллс Россия” хәрәкәте, университетлар теләктәшлегендә 3 мең кеше ихтыяҗ күзәтелгән һөнәрләргә кабаттан укытылган. Алмаш һөнәр үзләштергән кешеләрнең 90 проценты эшкә урнаштырылган яки элекке хезмәтендә калган.
Узган ел физик мөмкинлекләре чикле 1159 кеше мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән. Шулардан 777 се инженер, укытучы, тегүче, кассир эшләренә урнашкан. Инвалидлардан 40 кеше идарәче-логист, ландшафт дизайнеры, веб-дизайн һәм әзерләүче, программалы станокны идарә итүче һөнәрләренә укыган.
Казанда мәшгульлек үзәкләре эшчәнлегендә цифрлы технология киң кулланыла бара. Татарстанда 2022 елда – Цифрлаштыру елында моңа тагын да әһәмият бирелә. Хәзер үк инде башкаладагы мәшгульлек үзәкләрендә вакансияләр ягъни эш урыннары табуның һәм башка хезмәт күрсәтүләрнең 90 процентка якыны электрон рәвештә башкарыла.
Комментарийлар