16+

Татарстан ФАПлары Бакчасарайга барып җитте

Быелгы Бөтендөнья сәламәтлек көнен Кырымның Бакчасарай районы Самохвалово авылы халкы, чыннан да, үзләренең сәламәтлекләре турында кайгырту көне буларак истә калдырачак. Чөнки анда моңа кадәр өч авылга медицина хезмәте күрсәткән кечкенә генә вагон урынына бөтен шарты килгән модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бу Татарстан һәм Кырым арасындагы үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды....

Татарстан ФАПлары Бакчасарайга барып җитте

Быелгы Бөтендөнья сәламәтлек көнен Кырымның Бакчасарай районы Самохвалово авылы халкы, чыннан да, үзләренең сәламәтлекләре турында кайгырту көне буларак истә калдырачак. Чөнки анда моңа кадәр өч авылга медицина хезмәте күрсәткән кечкенә генә вагон урынына бөтен шарты килгән модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бу Татарстан һәм Кырым арасындагы үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды....

Быелгы Бөтендөнья сәламәтлек көнен Кырымның Бакчасарай районы Самохвалово авылы халкы, чыннан да, үзләренең сәламәтлекләре турында кайгырту көне буларак истә калдырачак. Чөнки анда моңа кадәр өч авылга медицина хезмәте күрсәткән кечкенә генә вагон урынына бөтен шарты килгән модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бу Татарстан һәм Кырым арасындагы үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды. ФАП "Нефтемаш" заводында җыелган.

ФАП ачылу тантанасына - Кырым Дәүләт Советы вице-спикеры киңәшчесе Ильмир Камалетдинов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шайдуллин, «Нефтемаш» заводының генераль директоры Марат Гайсин катнашты.

- Әфлисун түбәле мондый ФАПларны без 2012 елдан бирле эшлибез. Шул вакыт эчендә 260лап модульле ФАПны кулланучыларга тапшырдык. Бу, әлбәттә, халыкка беренчел медицина хезмәте күрсәтүне дә, медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын да яхшырта. Һәм, әйтергә кирәк, безнең продукция күптән инде Татарстан чикләрен үтеп чыкты. Бүгенге көндә Кабарда-Балкар Республикасында шундый ике, Көньяк Осетиядә 16 ФАП урнаштырдык. Кырымдагысы исә - Самохвалово, Заветный, Севастьяновка авылларына хезмәт күрсәтәчәк. Анда яшәүче өч мең халыкның яртысы диярлек - үзебезнең кырым татарлары, - диде Марат Гайсин.

Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе Владимир Константиновның Крымда тагын шундый 20 модульле ФАП урнаштырырга нияте бар икән.

- Кырымда безне бик зурлап ипи-тоз белән каршы алдылар. Алар бигрәк тә анда яшәүче халыкның итыяҗларын аңлап, медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен күтәрүне кайгырткан өчен Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлеләр. Чыннан да бу аның хезмәте, без йөкләмәне үтәүчеләр генә. Халык чын күңелдән сөенде. Ярый ла, без инде мондый ФАПларга күнеккән, бездән бу программа бер генә ел эшләми инде, ә алар өчен бу чын бәйрәм булды. Фельдшерлык-акушерлык пунктын 7 апрельдә ачтык, шул ук көнне ул инде Татьяна Берникова җитәкчелегендә эшли дә башлады. Кырым бүгенге көндә җәйге ял сезонына әзерләнә. Алар һәрбарчабызны ял итәргә чакырып калдылар, - диде Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Азнакай белән Кырымның шәһәр тибындагы Почтовое бистәсе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү дә төзелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading