Миңа калса, хәзер дәүләт дәрәҗәсендә балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда әтиләрнең ролен күрсәтергә, дәрәҗәләрен күтәрергә кирәк. Әгәр дә Бөтенроссия күләмендә Әтиләр көне билгеләнеп үтелә башлый икән, бу әтиләр темасына булган игътибарны арттырырырга ярдәм итәчәк, – ди Анна Кузнецова.
Психолог Владимир Кудрявцев фикеренчә, Әтиләр көнен булдырып кына аларның дәрәҗәсен күтәрү мөмкин түгел.
– Минемчә, әти – гаилә башлыгы, гаиләдә иң зур кеше. Авторитет буларак, ул Әниләр көне күләгәсендә калырга тиеш. Әниләр көне дә безнең җәмгыятьтә ныклап тамыр җәя алды диеп булмый. Социологларның сораштыруларыннан күренгәнчә, респондентларның 8 проценты гына Әниләр көненең ноябрьнең соңгы якшәмбесенә туры килүен белә. Ә аны бәйрәм итүчеләр тагын да күбрәк. Уйланырга нигез бар. Чөнки 365 көнлек елда бәйрәмсез бер генә дә көн калмаячак бит. Кешеләр Үбешү көнен, Рәхмәт әйтү көнен инде искә дә алмый. Күптән түгел генә мине Балыкчылар көне белән тәбрик иттеләр. Бәйрәмнәрнең кыйммәте, асылы югалып бара. Әтиләргә килсәк, алар инде җәмгыятьтә акча эшләүче кебек түгел сыман. Әмма педагог тәрбияче роле арта бара. Әтиләр хәзер баланы юындыра да, кулыннан тотып ашата да, аш-су да әзерли, газонын да чаба... һәм әти булып кала белә. Дөресен әйтик, мондый идеаль әтиләр юк диярлек. Хатын-кыз ир белән бер дәрәҗәдә акча эшли. “Беренче номерлы әти-әни”, “икенче номерлы әти-әни” төшенчәсе бөтенләй дә башка сыймаслык! Бу да бит әти ролен кимсетү. Ир кеше – табигатьтән лидер. Ата кешегә акча эшләргә мөмкинлек бирегез, тапкан акчаны гаиләгә кертергә мохит тудырыгыз. Менә бу зур һәм җитди бурыч. Ә елга бер Әтиләр көнен үткәрергә кем дә булдыра ул! Шулай эшләмәсәк, бу көн дә мәгънәсез, билгесез булып калачак, – дип саный психолог.
Җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиева дин буенча яшәсәң, көн саен Әтиләр көне ясап була, дигән фикердә.
– 21нче гасырның бер үзенчәлеге инде ул. Әтиләр балалар өчен болытлар арасыннан чыккан кояш кебек кенә. Гаиләсен тукландырыр, тәэмин итәр өчен әти кешеләр көне-төне эшли. Әлбәттә балалар ата назына бик сусаган. Күп хатын-кызлар гаиләдә авырлыкларга түзә алмыйча, күп нәрсәне үз өсләренә алып, әти дә, әни дә булып, балаларны үзләре тәрбияли. Андый гаиләләр дә бик күп. Кайбер хатын-кызлар тренерлар йөзендә әти назын табасылары килә. Бала тулы рәвештә ата назын тойсын өчен дәү әтиләрне дә тәрбия мәсьәләләренә җәлеп итәләр. Дин буенча яшәгән очракта, көн саен Әтиләр көне булыр иде. Чөнки балалар әти сүзеннән чыкмас, аны тыңлар иде. Әтиләрен сөендереп кенә торырлар иде, дип уйлыйм. Әниләр көне булгач, Әтиләр көне үткәрү дә начар фикер түгел минемчә, – диде Венера ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар