16+

Төркиягә барып булмый. Ялны кайда уздырасы?

Май бәйрәмнәре алдыннан Россия халкына сюрприз ясадылар. 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркия белән Танзаниягә очышлар туктатыла.

Төркиягә барып булмый. Ялны кайда уздырасы?

Май бәйрәмнәре алдыннан Россия халкына сюрприз ясадылар. 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркия белән Танзаниягә очышлар туктатыла.

Сәбәбе – әлеге дә баягы ковид. Төркиядә коронавирус йоктыручыларның саны рекорд куйган. 100 мең кешегә 455 очрак туры килә. Март урталарында ил хакимияте алты меңнән сигез меңгә кадәр авыруны теркәгән булса, апрель башыннан бу сан 56 меңгә җиткән. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, нәкъ менә Россиягә кертелгән SARS-CoV-2 штаммының иң күбе шушы илдән булган.

Бүген Төркиядә 30 мең Россия туристы. Ростуризмнан хәбәр итүләренчә, алар турлары беткән көнне генә кайтачак, илдән мәҗбүри кайтару булмаячак. Ә менә Төркиягә барырга гына җыенган халык бүген аптырашта. Россия туристлык операторлары ассоциациясе мәгълүматларына караганда, 15 апрельдән 31 майга кадәрге арага Төркиягә 533 мең кеше тур алып куйган. Аның гомуми күләме – 32 млрд сум. Танзаниягә бу чорда 6-7 мең кеше барырга җыенган булган. Моннан тыш, кайбер илләргә баручылар Истанбул аша бара иде, чөнки ул күпкә арзанракка чыга.

Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов “ШК”га сөйләгәнчә, сәяхәткә юллама алган халык туристлык агентлыкларына мөрәҗәгать итә башлаган.
– Әмма туристлык агентлыкларының төгәл позициясе юк. Кайберләре май турларын октябрьгә калдырырга, кемдер башка илгә алыштырырга тәкъдим итә. Кемдер Мисыр ачылганын көтә. Тур бәяләренә караганда, туры рейс оештырылса, ул да Төркия бәясе белән тигезләшә. Калган илләр өчен өстәп түлисе була, – дип сөйләде ул.

Мисыр әлегә ачылмаган, әмма интернетта бу ил дә туристларны кабул итәргә әзерләнә дигән хәбәр йөри. Узган атнада ук сөйләшүләр башланды, ачылыр дигән өмет бар, ди Рамил Мифтахов. Болгариягә дә барып булыр иде, тик ул әле ачылмаган. Кипрга барып була, май уртасында Греция мәҗбүри карантинны бетерергә вәгъдә итә. Хорватия дә туристларны кабул итәргә әзер.

Тур өчен акчаны кайтарып буламы? Бу сорауга әңгәмәдәшем, туристлык агентлыгы әзер булса гына кайтара ала, әзер булмаса, шанс юк, диде.
Бер яманның бер яхшысы дигәндәй, Төркиягә юл ябылу ил эчендәге туризмны үстерүгә йогынты ясавын узган ел ук сиздек. Быел да халык Кырым һәм Сочига юл тотар инде. Кырымның курортлар һәм туризм министры Вадим Волченко “бер яктан, бу хәлгә сөенү матур һәм дөрес түгел, икенче яктан, безне ул әлегә кадәр дә алай артык борчыды дип әйтә алмыйм. Кырым һәм безнең күршеләр Төркиягә караганда Россия туристларын күбрәк кабул итә” дигән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading