Яратмыйм үз сүзендә тормаучыларны. Аннан да бигрәк, “мин алай дип әйтмәдем”, диючеләрне өнем сөйми. Вәгъдә биреп тә, шул вәгъдәне үти алмаучыларны алдакчылар рәтенә кертәм. Имансызлар дип тә әйтергә буладыр.
Юкка гына татарда “вәгъдә – иман” дигән гыйбарә тумаган ул. Әйтик, бурычка акча алып торучыларны шундыйларга рәтенә кертергә була. “Ышан миңа, бер атнадан кайтарам, биреп кенә тор”, – диючеләрнең кайберләре бер атна түгел, ярты елдан соң да бурычын кире бирә алмый. Ышаныч бетә андыйларга. Сүзләренә дә, үзләренә дә. Еш кына шулай була ки, алдаган кеше үзенә генә түгел, якыннарына, туганнарына, дусларына да зыян сала. Аларга да ышаныч бетә...
Авызын ачып, “мин алай әйтмәдем, алдама” диючеләргә дә ышаныч бетә. Никадәр генә яхшы кеше булып тоелсалар да. “Мин-мин”нәр, йолдызлар бигрәк авырый шундый чир белән. Соң, корт чаккыры, инстаграмыңда, тв-тапшыруларда бөтен дөньяга нидер әйтеп тә, аннан соң бу турыда язучыларга шикаять белән чыгасың икән, нигә авыз ачасың да, нигә кирәк булмаганны сөйлисең соң? “Мин алай дип әйтергә теләмәдем”, “мине дөрес аңламаганнар”, “бу турыда язарга ярамый”лар башлана аннан. Әйткән сүзебез өчен кайчан җавап тота башлыйбыз соң без?
Әйе, кеше бер-берсенә ышанырга тиеш инде ул. Ләкин әнә шундый ышанучанлык еш кына кире эффектын бирә. Аерым бер ышаныч беткән кешеләр, бер әмер биреп, икенче төрле сөйләүчеләр, “мин алай әйтмәдем” дияргә яратучы йолдызлар белән сөйләшкәндә күптән диктофонымны кабызып аралаша башладым. Һәр кешенең смартфонында бар андый җайланма. Берәр ел ул язмаларны саклап та торам әле. Файдасы бар, башкаларга да киңәш итәм.
Ләкин барыбер алданган чаклар да була шул. Якын дип, дус дип санаган кешеләр каршында диктофон кабыза алмыйсың. Аннан инде терсәгеңне тешләргә дә туры килә...
Комментарийлар