Хакимият вәкиленә карата көч куллану факты буенча җинаять эше кузгатылган. Үзбәкстан егете якындагы берничә айны тикшерү изоляторында үткәрәчәк.
Россия җинаять кодексының хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы маддәсе буенча җәза төрләре - шактый күптөрле. Эре штраф та бар, шулай ук моңа 5, хәтта 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә керә.
Тагын бер мисал, 2019 елның 13 февралендә 37 яшьлек Алмаз Заутдинов «Шевроле Кобальт» автомобилендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм автоинспектор таләбе буенча туктаудан баш тартып, юлын дәвам иткән. Шулай да Восстание урамында ул туктарга мәҗбүр булган. Бу вакытта юл-патруль хезмәте инспекторы машина янына килеп, тәрәзә аша кагыйдә бозучыдан автомобиль ачкычын алмакчы булган. Алмаз Заутдинов, автоинспекторның кулын кыстырып, тәрәзәне күтәргән һәм юл-патруль инспекторын үз артыннан «ияртеп», күрше урамга борылган. Маневр вакытында ул, каршы як полосага чыгып, икенче автомобильгә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, тезе имгәнгән автоинспекторны хастаханәгә озатканнар.
Алмаз Заутдинов авария урыныннан качып киткән, аны икенче көнне генә тоткарлаганнар. Ир-атны машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тартканнар һәм медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан өчен 15 тәүлеккә вакытлыча тоту изоляторына озатканнар.
Экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә «Шевроле» шоферының наркотиклар куллануы ачыкланган. Җинаять эшен карау вакытында Заутдинов юл-патруль хезмәте инспекторын гаепләргә тырышып карады. Янәсе, инспектор аңа транспорт белән идарә итәргә комачаулаган һәм аның автомобиль астына эләгүенә дә үзе гаепле. Суд карары белән Заутдиновны 5,5 елга катгый режимлы колониягә билгелиләр
Юл-транспорт һәлакәтләре буенча, тагын бер шау-шу куптарган очракны искә алырга кирәктер.
2017 елның 9 ноябрендә Казанның Пушкин һәм Карл Маркс урамнары чатында инспекторның документлар күрсәтүенә җавап итеп рульдә утырган хәрби тикшерүче машина газына басып, алга ыргылган һәм китеп барган.
Машина бәрдерүдән Бәдретдинов берничә метрга “очкан”. Юл кагыйдәләрен бозучыны тоткарларга аңарга хезмәттәше ярдәмгә килгән. Әлеге хәрби тикшерүче, моңарчы ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, медицина тикшерүе узудан баш тартканы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Тоткарланган KIA Sportage йөртүчесенең бөтенләй гади кеше түгел икәнлеге ачыкланган: ул вакытта 25 яшьлек Игорь Пилипенко Казан гарнизоны буенча РФ тикшерү комитетының 384 нче хәрби-тикшерү бүлеге хезмәткәре булган.
Хәрби тикшерүче исә "җавап итеп" ЮХИДИ хезмәткәренең аңа карата көч куллануы һәм борынын сындыруы турында гариза язган. Бу гариза буенча тикшерү барды, инспектор Марсель Бәдретдиновны үз вәкаләтләрен арттыруда шикләнделәр. Бары тик Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге эшкә катышкач кына, инспекторга карата барлык тикшерүләр туктатылды. Президент ЮХИДИ инспекторы үз тормышын куркыныч астына куеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган тикшерү органнары хезмәткәрен туктаткан полиция лейтенанты Марсель Бәдретдиновны бүләкләү турында карар кабул итте.
Батырлыгы һәм хезмәткә тугрылыгы өчен полиция лейтенанты Марсель Бәдретдинов “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар