Татарстан башкаласындагы тугыз паркның сигезе “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты ярдәмендә яңартыла. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев бу җәйдә гамәлгә ашырылачак проектлар белән таныштырды.
“Салават күпере”
Бу микрорайондагы 6 гектарлы беренче парк төзелеше быел ахырына җиткерелә. Узган ел паркт территориясендә юллар һәм тротуарлар ясалды, яктырткычлар урнаштырылды, 45 видеокамера куелды, 430 төп агач һәм 5 мең куак утыртылды. Җылытылган бәдрәф төзелгән – монысы да кирәкле шәйдер.
Быел биредәге балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырыла, кече архитектура сыннары урнаштырыла, памп-трек булдырыла. Шушы җирлектәге сулык ял урыны сыйфатында төзекләндерелә, фонтан ясала, этләрне йөртү мәйданчыгы бүленә. Иң әһәмиятле эшләрнең берсе – җәмәгать бакчасы оештырыла.
“Светлая долина”
Нокса елгасының уң ярында зур парк зонасы барлыкка китерелә. Проект берничә өлештә башкарыла. Быелгы эшләр “Лето” торак комплексыннан 184нче мәктәпкә кадәр араны колачлый. Монда тыныч табигать мохите хөкем сөрәчәк. Нокса елгасы төбе һәм тирә-юнь чистартылган, 1800 тонна чүп җыеп алынган. Паркта ял-пикник урыннары, ял һәм йога мәйданчыклары, велосипед һәм йөгерү юллары ясала, элемтә мөмкинлекләре тудырыла, елга аша тагын бер күпер төзелә.
Киләчәктә парк 3 чакрымга сузылып, “Весна” торак комплексындагы парк белән тоташачак.
“Кече Чайковое күле”
Яңа Савин районындагы 7нче шәһәр клиника сырхауханәсе янындагы җирлектә парк ясау узган ел башланган иде. Хәзер монда кече архитектура сыннары, элемтә мөмкинлекләре урнаштырыла, өстәмә яшелләндерү үткәрелә. Мастер-сыйныфлар зонасына медиаэкран куела.
“Зеркала Татарстана”
Авиатөзелеш районының Кадыш авылы янындагы Зур зәңгәр күле территориясендә экокластер булдыру максатында, төзекләндерү эшләренә керешелә. Шарлавыкның агым юлы гранит ташлар белән ныгытыла, искергән агач күпер урынына яңа күпер салына. Киләчәктә биредә туристлык сервисы булдыру ниятләнелә.
“Татарстан Республикасының төзелеш тармагы оештырылуга 100 ел” скверын үзгәртеп төзү башланды. Бу сквер 2018 елда яңартылган “Комсомолец” паркы янындагы Танкодром зонасында урнашкан. Биредә сулык чистартыла, фонтан төзелә. Сулык эчендә дә фонтан була, кыш көне сулык шугалак ролен дә башкарачак. Шугалак уртасына Яңа ел чыршысы урнаштыру күздә тотыла.
Балыкчы бакчасы
Адмиралтия бистәсендәге Балыкчы бакчасын (сад Рыбака) төзекләндерү башланды. Беренче чиратта бакчаның Кызыл Армия урамы тарафындагы өлеше яңартыла. Яңгыр һәм кар сулары җыелмасын өчен тротуарлар, балалар уен мәйданчыгы урыны өслеге үзгәртелә. Чуен баганалы яктырткычлар куела, балалар уен мәйданчыгы корылмалары алмаштырыла. Тротуарлар һәм резина өслекле йөгерү юллары ясала.
“Азино-1” микрорайонындагы Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясында, шулай ук 4нче микрорайондагы Академик Парин урамындагы скверда спорт мәйданчыклары корылмалары яңартыла.
Юнысов мәйданы
Татар милләтенең данлыклы сәүдәгәре һәм хәйриячесе Гобәйдулла Юнысовның йорты хәзерге Тукай урамындагы 67/14нче адрес буенча урнашкан. Халык хөрмәт йөзеннән, шушы йорт каршындагы яшел кишәрлекне “Юнусов мәйданы” дип йөртә башлаган.
Әгәр мөмкин булып: “Юнысов әфәнде, бакчагызны тракторлар таптый”, – дип әйтә алсак, милләттәшебез сөенер генә иде, мәгәр. Чөнки, нык таушалган Юнысов мәйданына, ниһаять, төзекләндерү башланды. Иске Татар бистәсендә урнашкан әлеге скверны Фатих Кәрим һәм Габдулла Тукай урамнары 4 өлешкә бүлә. Быел төзекләндерү эшләре Габдулла Тукайның әдәби музее өлешендә үткәрелә. Юкә агачлары һәм куаклар утыртыла, яктырткыч-фонарьлар һәм иске татар бистәлеләр гадәтенчә, урындыклар куела. XIX гасырдагы су колонкасы рәвешендәге фонтан төзелә.
Төзибез дә, таптыйбыз
Казанның Чистай урамы белән Ибраһимов проспекты кисешкән чатта матур гына яшел зона барлыкка китерелде. Ни кызганыч, җиңел машиналарда кереп, шул яшел кишәрлекнең инде яртысына кадәр өлешен коры балчыкка калдырып киләләр. Монда транспорт чаралары керә алмаслык итеп, рәшәткә тотылсын иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар