- Мин үзем тренер, Россиядә шундый Чемпионат уздырылачагын очраклы гына белдем, үземне сынап карарга булдым. Программаны башкарган чакта борын кыскычым төшеп китте һәм мин программаны ансыз гына башкарып чыктым, «алтын» алырмын дип көтмәгән идем, - дип белдерде ул.
Дуэт белән синхрон йөзү ярышларында да безнекеләр сынатмады. 30-39 яшь категориясендә Россия синхрончы ханымнары беренчелеккә чыкты.
Тәфкил Фәизов, «Хирургия косметологиясе үзәге» директоры, профессор (60 яшь):
- Спорт белән сигез яшьтән бирле шөгыльләнәм. Тумышым белән мин Кыргызстаннан, балалар һәм яшьләр арасында уздырыла торган җыелма командаларда Кыргызстан данын якладым. Йөзү буенча спорт мастеры кандидаты дәрәҗәсенә күтәрелдем. 8 нче сыйныфта укыганда, йөзү буенча командабыз таралды һәм мин җиңел атлетика белән шөгыльләнә башладым. Анда да беренче разрядлы спортчы булдым. Бер үк вакытта велосипед ярышларында катнаштым. Самбо, дзюдода да көчемне сынап карадым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина университетына укырга кердем. Анда укыганда да вузлар арасында уздырыла торган йөзү һәм самбо ярышларында катнашырга туры килде. 1998 елда спорт йөзүе буенча «Идел» ветераннар клубына кердем. Йөзүче ветераннар арасында узган Республика беренчелегенә дә, Россия беренчелегенә дә йөзгән бар, ике тапкыр Европа чемпионатында катнаштым. 13 август көнне 50 метр ирекле стиль һәм 50 метр брасс белән ярышачакмын.
Ярышларга актив әзерләнәм. Медаль өчен көрәшәчәкмен дип әйтмим, үземне сынап карыйсы килә. Ярышлар бит алар узышу гына түгел, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да.
Комментарийлар