Хоккейга битараф мин үзем, сайтларына да очраклы рәвештә генә кердем. Татар телендәге яңалыклары 13 ноябрьдән бирле яңартылмаганына да эчем пошмады. Башланган эш дәвам итәр, куллары гына җитмәгәндер дип өметләник.
Кергән кергән, уенчылары белән дә танышып чыгыйм дидем. Командадагы 31 кешенең 7се татар булып чыкты. Һөҗүмче Станислав Галиевне дә шул исәпкә керттек, фамилиясе татар бит. Һәр уенчы турында мәгълүмат та бирелгән. Әмма бөтенесенеке дә татарчага тәрҗемә ителмәгән. Анысына да вакыт кирәктер.
Һәр матчтан соң иң яхшы уенчыга түбәтәй бүләк ителүен ишеткәнсездер инде. Шәп традиция! Болай булгач, кәшәкәләр генә түгел, түбәтәй коллекцияләре дә тулылана барачак икән. Матчлар барышында пауза булганда даими рәвештә татар музыкасы яңгыравы да күңелле.
Яңалыклар белән таныша торгач, «Ак Барс» командасы егетләренең хәзер татар стилендә яңа клуб костюмнарын киеп йөрүе турында белеп алдым. XX гасыр башы трендын кире кайтарганнар. Мондый киемнәрдә команда КХЛ матчларына килә һәм рәсми чараларда катнаша, дип язганнар.
div>
«Ак Барс»ның яңа костюмнары элек казакин дип аталган милли татар костюмын интерпретацияләү икән. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында казакин татар зыялылары киеме буларак кабул ителгән. Ул фабрика тукымаларыннан тегелгән кара төстәге өске кием булган.
Комментарийлар