16+

Айрат Миннегалиев: «Ярыш башланырга ике атна калгач, нәрсәдер үзгәртәсе түгел инде...»

Кайбер тренерлар ярышларда яшьләр арасындагы командалар беренчелегендә 50 килограммга кадәр авырлык үлчәве булырга тиеш түгел дип саный.

Айрат Миннегалиев:  «Ярыш башланырга ике атна калгач, нәрсәдер үзгәртәсе түгел инде...»

Кайбер тренерлар ярышларда яшьләр арасындагы командалар беренчелегендә 50 килограммга кадәр авырлык үлчәве булырга тиеш түгел дип саный.

Аерым алганда, Казанның Яңа Савин районы тренерлары Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллинга шундый эчтәлектәге хат та юллаган. Анда Россиякүләм ярышларда авырлык үлчәүләре 55 килограммнан башлап китүе искәртелә. Бу нисбәттән без яшь көрәшчеләр белән эшләүче иң актив тренерларның берсе (бер үк вакытта командалар беренчелегендә узачак бәйгенең баш хөкемдары да) Айрат Миннегалиевның фикерләрен дә ишетергә булдык.

- Еш кына 50 килограммга кадәр көрәшүче егетләр юк, диләр. Мин үзем бу фикер белән килешмим. Алар бик күп. Былтыр «Татарстан яшьләре» газетасы призларына узучы бәйгенең үлчәү комиссиясендә утырдым. Анда 55 килограммнан башлана. Иң күп катнашучылар саны шул авырлыкта иде. Аларның да күпчелеге 50, 51, 52 килолылар иде. Әйбәт малайлар, көчлеләр, нишләтәсең, барысы да баһадир була алмый. Әгәр дә Татарстанның Беренче Президенты Кубогы, Федерация Кубогы кебек ярышлар булмаса, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирмәсәң, аларга көрәшне ташларга гына кирәк була бит. Кечерәк яшьтәгеләрдә 36 килоны да бетерик, юк бит балалар, диләр. Нишләп булмасын, бар алар! Актаныштагы бәйгедә әнә нинди финал булды. Беренче урында Арча егете калды, икенче урында Актаныш егете, Илфир Әнвәровның малае. Ул бит садиктан бирле көрәшә инде, бик матур көрәшә. Шуңа күрә бу ике ярышта җиңел үлчәүләрне үзгәртергә кирәк дип санамыйм. Бу ярышларның тарихы да бар инде, җитмәсә, аларның Россиягә чыгу мөмкинлеге дә юк. Кемнеңдер көрәшчесе юк дип кенә, бу ярышларны да, үлчәүләрне дә сызып ташлап булмый. Рейтингка керә торган ярышлар алар, Татарстандагы дәрәҗәле ярышлар исемлегенә керәләр.

Берничә район тренеры белән сөйләшкән идем әле, алар да шул ук фикердә. Кемдер, киресенчә, олы вестагы малайлар юк, табып булмый, ди. Төрле җирлектә төрле проблема инде. Бу ярышларга әзерлек күптән бара. Без дә, башкалар да календарьне истә тотып, әзерләнә. Әнә, Әлмәт командасы Азнакайга килеп сборлар ясап китте, 50ләп бала белән. Аларның һәр ярышта катнашачак малайлары билгеле инде

Безнең Татарстан көрәш федерациясенең яшьләр арасында уза торган 5 ярышы бар бит: «Ялкын», «Сабантуй» журналлары һәм «Татарстан яшьләре» газетасы призларына уза торганнарының Россиягә чыгу мөмкинлеге бар, шуңа алар Россиякүләм ярышларның үлчәү категорияләре белән, федераль стандартлар буенча уза, ә Президент Кубогы һәм Федерация Кубогына уза торганнарының анда чыгу мөмкинлеге юк, шуңа үлчәү категорияләре дә башкачарак. Бәлки шул яклары белән кызыктыр да инде.

Киләсе елдан яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да үлчәү категорияләре үзгәрәчәк дигән сүзләр йөри әле. Шулай булгач, аны быел ашык-пошык үзгәртергә кирәк түгелдер, барыбер үзгәрәсе булгач дим инде. Ярыш башланырга ике атна калгач, нәрсәдер үзгәртәсе түгел инде, җитмәсә, ярышларның нигезләмәсе чыкты инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading