16+

Авылга кайтсаң, 1 миллион бирәләр. Сүз кайсы программа турында?

Республикада илкүләм проект буенча «Земский тренер» программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Авылга кайтсаң, 1 миллион бирәләр. Сүз кайсы программа турында?

Республикада илкүләм проект буенча «Земский тренер» программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Август аенда Россия хөкүмәте карары белән «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы яңа юнәлеш – «Земский тренер» программасы белән тулыландырылды. Аның максаты – авыл җирендә һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләрдә эшләү өчен спорт өлкәсенә квалификацияле белгечләр җәлеп итү, спорт инфраструктурасын үстерү, кадрлар потенциалын ныгыту һәм халыкка спорттан файдалану мөмкинлекләрен арттыру. 

Татарстанда әлеге программа 2026 елдан эшли башлаячак, дип хәбәр итә республиканың спорт министрлыгы матбугат үзәге. Аның нигезендә югары яки урта һөнәри белемле тренер-укытучылар һәм инструктор-методистлар физик культура һәм спорт оешмасы белән тулы ставкага хезмәт килешүе төзергә һәм яңа урында кимендә биш ел эшләргә тиеш булалар. Авыл җиренә һәм кече шәһәрләргә эшкә килгән белгечләргә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк. Татарстанда программаны гамәлгә ашыруга 2026 елга барлыгы 42 миллион сум акча бүленгән. 
"Земский тренер" программасын эшләтеп җибәрү спорт өлкәсендә кадрлар кытлыгын хәл итү белән бәйле. Россия Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген әлеге тармакка 2 967 белгеч җитми. 

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары:
– “Земский тренер” программасы массакүләм спортны үстерергә этәргеч булачак дип өметләнәбез. Соңгы елларда район җирләрендә боз сарайлары, бассейннар, универсаль комплекслар төзелеп сафка басты. Профессиональ белгечләр кайтып, алар тагын да күбрәк кешене, шул исәптән яшь буынны җәлеп итә алырлар иде. Бәлки алар арасыннан чемпионнар да үсеп чыгар. Татарстанда спорт тармагы үсеше өчен бу мөһим адым булачак.  
Яңа программа кадрлар проблемасын да хәл итәргә булышачак. Хәзерге вакытта республика буенча күпме белгеч кирәклеген исәпләү бара. 
Моңардан тыш та республикада яшь белгечләргә ярдәм чаралары гамәлдә. Уку йортын тәмамлап спорт мәктәбенә эшкә барган белгечкә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча бирелә, һәм тагын ай саен хезмәт хакына 2,5 мең сум өстәлеп бара. 
***
Ирек Гарипов, Саба районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе:
– Бу тармактагы кадрлар белән бәйле проблема елның-елында туып тора. Районга хоккей, фехтование, шахмат буенча югары профессиональ белгечләр кирәк. Программа уңышлы эшләп китсә, кадрлар җәлеп итү мөмкинлеге артыр дигән өметтә без. Әлегә аларны кайтару юлларын үз көчебез белән эзлибез. Спорт мәктәбендә фехтование бүлеге эшли башлады. Анда эшләү өчен белгечләрне Чаллыдан чакырып кайтардык. Балалар фехтование белән кызыксына. Профессиональ белгечләр кайтса, тагын да күбрәк бала йөри башлар һәм районда бу спорт төре үсеп китәр иде. Өстәл теннисы бүлеген Таҗикстаннан кайткан белгеч алып бара. Бу тармакта уңышларыбыз да бар. Фигуралы шууга Казаннан килеп өйрәтәләр. Ә менә татар көрәше буенча белгечләребез җитәрлек. Бездә барысы 40 төрле спорт төре белән шөгыльләнәләр. Шуларның 14 е – тренерларсыз гына. Бильярд һәм гандбол белән шөгыльләнергә шартлар бар, әмма өйрәтергә белгеч юк. Яңа программа ярдәмендә бу спорт төрләренә дә тренерлар җәлеп итә алырбыз дип ышанабыз.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading