16+

Балтач егете Әмир Шакиров АКШта хоккей уйный

Каникулларда яшь спортчы Смәелгә кайткан, әти-әнисе белән Яңа ел каршылаган. Әле туры килүен әйт син, нәкъ менә шушы вакытта Балтачта хоккей буенча турнир узган, Әмир Шакиров шунда көч сынашкан. Бозда төрле уен серләре белән дә бүлешкән. Шулай булмыйча, дөнья дәрәҗәсендәге лигада уйный бит ул, әллә нинди алымнар беләдер. 

Балтач егете Әмир Шакиров АКШта хоккей уйный

Каникулларда яшь спортчы Смәелгә кайткан, әти-әнисе белән Яңа ел каршылаган. Әле туры килүен әйт син, нәкъ менә шушы вакытта Балтачта хоккей буенча турнир узган, Әмир Шакиров шунда көч сынашкан. Бозда төрле уен серләре белән дә бүлешкән. Шулай булмыйча, дөнья дәрәҗәсендәге лигада уйный бит ул, әллә нинди алымнар беләдер. 

Балтач егете дөнья дәрәҗәсендәге аренаны яулаган.

18 яшьлек Әмир Шакиров тумышы Балтач районы Смәел авылыннан. Ул Казандагы физик культура көллиятен тәмамлаган. Хоккейчы карьесын Сабадагы “Тимерхан” командасында уйнаудан башлаган, аннары Казанның “Смена”сы өчен чыгыш ясаган. Бүген исә гади авыл егете халыкара аренага менеп җиткән – үзен Америка командасында сыный. Аңа кадәр Канаданың көчле клубларында чыныгу алган. 

Каникулларда яшь спортчы Смәелгә кайткан, әти-әнисе белән Яңа ел каршылаган. Әле туры килүен әйт син, нәкъ менә шушы вакытта Балтачта хоккей буенча турнир узган, Әмир Шакиров шунда көч сынашкан. Бозда төрле уен серләре белән дә бүлешкән. Шулай булмыйча, дөнья дәрәҗәсендәге лигада уйный бит ул, әллә нинди алымнар беләдер. 

Бактың исә, егетнең әтисе Илнур Шакиров үзе дә кайчандыр хоккей белән шөгыльләнгән икән. Кечкенә Әмир инде 3 яшеннән аңа ияреп йөргән, спортчы сумкасын да минеке дип әйтә торган булган. 5 яшендә тимераякка басып, шуннан бирле яшь хоккейчының боздан чыкканы юк. 

– Ул минем машинада үсте. Мәктәптә дәресләре көндезге бердә бетә иде, ә өчкә тренировкага барырга кирәк. Шуңа күрә дә автомобильдә генә контейнерга әнисе салган ризыкны ашап, шунда гына киенә иде. 5 яшеннән Казанның “Ак Барс” балалар командасында шөгыльләнде. Гел чит илгә китәм дип, хыялланып яшәде. Дөрес, Америкага виза алу гына бик авыр булып чыкты. Башта Россиядәге вакциналарны АКШ кабул итмәде, Әмиргә Хорватиягә барып, бөтен дөнья буенча ярый торган препарат кадатырга туры килде, документлар бирсеннәр өчен Польшада да торып алды. Шөкер, 16 яшеннән бирле бөтен җиргә үзе йөри, чит илгә дә үзе генә бара. Артыннан йөргән юк. Башта АКШка визага “отказ” булды, шуннан соң Әмир консулга: “Сез минем хыялымны үтердегез”, – дигән. Моны ишеткән түрә аңа документларын ничек тәртипкә китерәсен аңлаткан, икенче юлы визаны бирделәр. Шунысы да игътибарга лаек: 18 яшен Әмир самолетта каршы алды, нәкь менә 3 сентябрьдә АКШка очты, – дип сөйләде спортчының әтисе Илнур Шакиров. 

Бүген Балтачта туган гади генә авыл егете Лос-Анджелес янындагы Онтарио дигән шәһәрдә яши. Анда һава шартлары да начар түгел, хәзер, әйтик, температура +15-20 градусны тәшкил итә. Америкада шундый кагыйдә икән: яшь спортчылар үзләре генә торак арендага алмый, ә нинди дә булса гаиләдә тора. Әмир шундый бер йортта үзенең иптәшләре белән гомер кичерә. Анда Россиядән ул гына бар, көне-төне инглизчә сөйләшә. Әтисе Илнур Шакиров әйтүенчә, телне өйрәнеп бетергән, шуңа күрә бу яктан бернинди дә проблема юк. Аралашу өчен генә уңайсызлыклар сизелә, чөнки Балтачта әти-әнисе йокыдан торганда, АКШтагы уллары әле йокларга гына ята. Шулай да, интернет аша аралашып торалар. 

– Гомумән, Әмир чит ил командасына ничек эләкте соң? – дип, кызыксындым.
– Аларның Мәскәүдә ярышлары булды, шунда хоккейчыларны карадылар. Гади тел белән әйткәндә, белгечләр үзләренә яңа уенчылар сайлады. Аның нәтиҗәләре буенча улымны Швециягә дә, Финляндиягә дә, Венгриягә дә, Канада белән АКШка да уйнарга чакырганнар иде. Ул соңгысында тукталды, чөнки кечкенәдән Америкага барам дип йөрде. Аннары башланды инде документлар артыннан пыр тузып чабу. Нәтиҗәсе куандыра: Әмир хыялын тормышка ашырды, – диде Илнур Шакиров.

Әтисе шунда ук бик мөһим фикер әйтте. Аның белдерүенчә, хоккейчы ул заводта эшләүчеләрнеке кебек үк һөнәр, аңа хөрмәт белән карарга кирәк. Аңлашыла инде, улы Әмир генә дә ниндидер дәрәҗәгә ирешү өчен күпме көч түккән бит, әти-әнисе дә никадәр йокысыз төннәр һәм борчулы вакытлар кичергән. 
Хоккейчының үзе белән дә сөйләшеп алдык. Бәхеткә, ул әле АКШка китмәгән иде, әтисе белән тренировкадан кайтып барышына туры килдек. 
Кайда гына булса да, күнегүләрне калдырмый икән. Аларның хәзер премьер-лигада тәнәфес икән, шуңа күрә барысы да Яңа елга туган якларына кайтып киткән. Әмир белән бер командада күбрәк Американың төрле штатыннан егетләр уйный, араларында Яңа Зеландия белән Канададан да спортчылар бар. Бактың исә, Онтарио шәһәренең “Онтарио Рейн” яшьләр командасы Тын океан дивизионында көч сынаша. Анда Калифорния һәм Невада штатлары хоккейчылары белән очрашалар. Хәзер менә плей-оффка чыкканнар, каникуллардан соң җиң сызганып яңа эшкә керешәләр. Монда инде бөтен АКШ белән уйныйсы була.

– Америкага китәргә хыяллангансың икән. Ник анда барасың килде? – дим яшь хоккейчыга.
– Монда хоккей дәрәҗәсе бөтенләй икенче, сыйфатка нык игътибар бирәләр, спортчыга да хөрмәт аеруча зур, мөнәсәбәт башкачарак. Россиядән килгән белгечләрнең характеры һәм рухы көчле икәнен чамалыйлар, – дип, җаваплады Әмир. 

Балтач хоккейчысы бик күп күнегүләр ясый икән. Иртән шөгыльләнәләр, көндез бераз ял итәләр дә, кичкә таба тагын бозга киләләр. Әмир бассейнга еш йөри. Буш вакытлары аз булса да, егетләр белән шәһәргә чыгарга җаен табалар. Ярый әле АКШта 16 яшьтән машина йөртү хокукы бирәләр. Гади генә бер Татарстан авылыннан егетнең халыкара хоккей аренасына барып җитүе сөендерә. Хыяллар кая гына илтми шул кешене.

Рәсим Хаҗиев.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading