Хоккей. «Ак Барс» Новокузнецкиның «Металлург» командасын 5:1 исәбе белән тар-мар итте. «Барслар»ның капкасын яшь уенчы Гарипов саклады, әмма ул саклаган капкага кунаклар нибары бер генә алка кертә алдылар.
Жердев, 1нче периодның икенче минутында ук гол кертеп, үзен күрсәтте. Икенче 20 минут эчендә төп эшне Терещенко башкарды, ә матч уртасында Песонин...
Хоккей. «Ак Барс» Новокузнецкиның «Металлург» командасын 5:1 исәбе белән тар-мар итте. «Барслар»ның капкасын яшь уенчы Гарипов саклады, әмма ул саклаган капкага кунаклар нибары бер генә алка кертә алдылар.
Жердев, 1нче периодның икенче минутында ук гол кертеп, үзен күрсәтте. Икенче 20 минут эчендә төп эшне Терещенко башкарды, ә матч уртасында Песонин безнекеләрнең өстенлеген тагын да ныгытты. Уенның ахыргы өченче өлешендә Обухов бишенче алканы кертүгә иреште.
«Барслар» өчен бу соңгы матчлардагы 6нчы җиңү.
26 гыйнварда «Ак Барс» үз бозында Омск «Авангард»ын кабул итәчәк.
«Зенит» Берлинны алды
Волейбол. Казан «Зенит»ы өчен Германия чемпионына каршы «плей-офф12» кысаларындагы икенче уен да катлаулы булды.
Беренче партиядә Евгений Сивожелез «Зенит»ның горурлыгына әйләнде. Аның уңышлы туп бирүе нәтиҗәсендә, казанлылар 6 брейк матчын оттылар һәм исәпне 11:4кә җиткерделәр. Сивожелез урынын алыштыргач кына, «Берлин» уенчылары тәвәккәлрәк эш итә башладылар һәм исәп аермасын дүрткә кадәр киметтеләр. Нәтиҗәдә икенче техник тайм-аутка кадәр исәп «Зенит файдасына 16:12 булды. Матч дәвам итте һәм казанлылар очколар санын, Абросимович сугуы белән, башта 19га җиткерде. Аннан аның уңышын «эйс»лар белән Михайлов дәвам итте һәм очрашу Андерсонның дүртенче зонадан торып ясаган ике һөҗүме белән 25:15 исәбенә тәмамланды. Икенче сетта исәп чагыштырмача тигез барса да, ахыр нәтиҗә 25:21 исәбенә «Берлин» файдасына булды. Өченче сетта уен мәңге бетмәс кебек барды. «Зенит» рәттән өч сетболны файдалана алмады. «Берлин»га исә 30:28 исәбе белән ике генә очко оту җитми иде. Ә бу тамашачы дүртенче сетта тай-брекны күрәчәк дигәнне аңлатты. Соңгы партиядә «Зенит» уңышка ирешкән очракта, казанлыларның хаталану хокукы да булачак иде. Шуңа күрә, казанлылар уен башында ук алга ыргылдылар. Тырышлык нәтиҗәсендә, «Зенит» көндәшен 25:13 исәбе белән отты. Немецлар ике уенда җиңсә дә, «Зенит» өченче омтылышта үз дигәненә иреште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар