«Нефтехимик» (Түбән Кама) хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән Наил Якупов бу сезонда, НХЛның яңа уенчылары арасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, «Колдер трофи»га дәгъва итә. «Эдмонтон» составында уздырган 48 матчта гол + пас системасы буенча 31 очко җыйган Наил яңа уенчылар арасында иң яхшы бомбардир булып танылды. Шулай да ил җыелма командасының баш остазы...
«Нефтехимик» (Түбән Кама) хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән Наил Якупов бу сезонда, НХЛның яңа уенчылары арасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, «Колдер трофи»га дәгъва итә. «Эдмонтон» составында уздырган 48 матчта гол + пас системасы буенча 31 очко җыйган Наил яңа уенчылар арасында иң яхшы бомбардир булып танылды. Шулай да ил җыелма командасының баш остазы Зиннәтулла Билалетдинов егетнең потенциалын төп командада сынарга ашыкмый әле. Шушы көннәрдә әңгәмәләренең берсендә ул моны ачык аңларга җирлек бирде:
Мин аның белән элемтәгә кермәдем. Бу юлы дөнья чемпионатына аны алмыйбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар