Ниһаять, 2024 елның көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле булды. Җитди сәбәпләр аркасында чемпионатның финал ярышларын күчерергә туры килде.
Шулай итеп, “Манзара” спорт һәм музыка премиясе белән Татарстан чемпионаты бер көндә узды. Ике ярыш бергә узгач, язманы да икегә аерып тормыйк инде. Татарстан чемпионаты истәлекле мизгелләргә бай булды. Кемдер келәмгә кайтты, кемдер китте.
Көрәшчеләрне мәртәбәле кунаклар Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.
- Көрәш белән яшибез. Тарихыбыз да көрәш белән бәйле. Бүген ил язмышы да көрәштә. Әлбәттә, келәмдә җиңелергә дә мөмкин. Ә менә ил язмышы өчен көрәштә, һичшиксез, җиңәргә кирәк. Ил язмышын хәл итүчеләргә исәнлек, батырлык телибез. Келәмгә чыгучы егетләргә матур көрәш алымнары телик. Көрәш келәме - татар халкының эчке ныклыгын күрсәтә. Көрәшеп һәм җиңеп яшик, - диде Марат Әхмәтов.
Татарстан чемпионатына бушка йөреп күнеккән тамашачылар быел билет алып килде. Хәер, залда буш урын юк иде диярлек. Келәмдә 65 килограммнан алып 130 килограммнан артык авырлыкта булган көрәшчеләр очрашты. Татарстан чемпионатының 60 килограммда җиңүчеләре алдан билгеләнгән иде инде. Аларны тагын бер тапкыр көрәштерүне кирәк дип тапмаганнар. Ризасызлык белдерүчеләр булды, әмма бу бер авырлык категориясе генә, шуңа күрә артык тавыш чыкмады. Һәр бил алышуга тукталып тормыйбыз. Бары иң истә калган мизгелләрне генә санап чыгабыз.
1. Татарстан чемпионатларында җиңү яулау саны буенча рекорд яңартылды. Раил Нургалиев һәм Радик Сәлахов 11нче тапкыр Татарстан чемпионы исеменә лаек булдылар. Очраклы рәвештә генә чемпионатны Кукмарадан килгән көрәшчеләр белән күзәттем. Алар ярышта җиңүчеләрнең үз исемлеген әйтеп куйган иде. Нәрсә дип әйтим, бик сизгер халык яши икән Кукмарада. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләрне дөрес билгеләделәр. Әмма алымнарны гына алдан әйтеп куймадылар. Анысы да туры килсә, күрәзәче булырлар иде. Радик Сәлахов көндәшен “чистага ата” диделәр. Аз гына ялгыштылар. Радик Сәләхов белән Данияр Сәлимуллинның бил алышуы 5:0 исәбе белән, ләкин барыбер чистага тәмамланды.
Ә менә Раил Нургалиевка җиңү җиңел бирелмәде. Раил Нургалиев белән Марат Миначев бер-берсенең сөлгеләрен эләктерә алмыйча озак кына әйләнеп йөрделәр. Ахыр чиктә 3:1 исәбе белән Раил өстен чыкты. Әмма халыкны Раилнең җиңүе түгел, ә рәсми ярышларда башка чыгыш ясамавы турында хәбәр шаккаттырды. Җәһәт әңгәмәбездә Раил алга таба планнары белән уртаклашты. Тамашачылар аны басып, алкышлап озаттылар. “Мине Теләче чемпион итте. Теләчедә туып-үсүем белән горурланам”, - дип Теләче районы башлыкларына, тренерларга һәм бөтен җан атарларына рәхмәт әйтеп баш ийде. Раил Нургалиев карьерасын чын чемпионнарча югары ноктада тәмамлады. Аңа уңышлар теләп калабыз.
УКЫРГА: Атаклы көрәшче карьерасын туктату турында игьлан итте
2. Үзен күрсәтә белүче көрәшчеләрнең берсе Булат Мусинга да, үзе әйтмешли, “бәхет елмайды”. Ул Татарстан чемпионатында җиңү яулаудан тыш, яңа спонсор белән контракт төзүе хакында да сөйләп үтте. Татарстан чемпионатында көндәше Егор Такарлыковны ул 5:0 исәбе белән җиңде. Шулай да көрәш бик киеренке барды. Көрәшчеләр көндәшләрен алдан белделәр. Махсус әзерлек өчен өстәмә бер ай вакытлары булуын да истә тотыйк. Булат күптән түгел “Раиф” нефть компаниясе белән реклама контракты төзегән. “Көрәшкә битараф булмаган компанияләр булганда көрәш тагын да үсәр дип уйлыйм. Башка көрәшчеләр белән дә шундый килешүләр булсын иде. Без һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык”, - диде Булат. Әлбәттә, Булатны үрнәк итеп куярга була. Суның (гафу, хәзер нефтьнең дип әйтергә буладыр) каян акканын чамалый ул.
3. Татарстан чемпионатында иң күп балл җыючы көрәшче Азат Габдрәшитов булды. Ул Илнур Камаловны отты. Элек “мешок” дип аталган Азат хәзер ярышларда фаворитлар рәтендә. “18 яшемдә көрәшкә кереп киттем. 27 яшьтән соң гына урыннар ала башладым. Узган елны бер ярышта да җиңелмәдем, быел да шулай ук чыгыш ясарга исәп. Көрәштә бөтен титулларны алырга дигән максат куйган идем. Аллаһка шөкер, аңа ирештем. Хәзер атказанган спорт остасы исемен алырга хыялланам”, - диде ул.
4. Абыйлы-энеле Кәлимуллиннар икесе дә Татарстан чемпионы. Ренас Кәлимуллин 85 килограмм, ә энесе Рафаэль 80 килограмм авырлыкта җиңүче булды. Бер кызыклы фактка тап булдым әле. Быел Татарстан чемпионатында кызыл киемнән чыгыш ясаучы көрәшчеләр арасында чемпионнар күбрәк. Монда берәр бәйләнеш бармы икән?
5. Операциядән соң көрәшмичә торган Рамил Синәкәев быел Татарстан чемпионатына әйләнеп кайтты. Рамилнең тезендәге җитди травма аны келәмнән ике елга якын читләштерде. Көрәштән соң, Рамил белән җәһәт кенә сөйләшеп алдык. “Бүген келәмдә мин үз-үзем белән көрәштем. Яшь көрәшчеләр белән бил алышып карыйсы, үземне сыныйсым килде. Финалга кадәр бик көчле көндәшләр эләкте. Дөнья чемпионнары исемен йөртүче егетләр белән бил алыштык. Финалда да көчле көндәш булды. Сезон башында авырлыгым 83 килограмм иде. Диетага утырып, спортзалга йөреп, формага кайттым.
- Ни өчен шушы авырлыкны сайладың?
- Элек бу авырлык категориясендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән идем. Аннан 80 килограмм авырлыкта көрәшчеләр миннән озынрак, көрәшү кыенрак булыр иде.
- Хәзер җитди сәбәпләр аркасында ярышларны калдыручыларга нинди киңәш бирер идең?
- Дөресен әйткәндә, тәнәфестән соң кире кайту җиңел түгел. Аеруча рухи яктан үзеңне кулга ала белергә кирәк. Беренче вакытта: “Мин җиңә алмасмын инде”, - дип уйлыйсың. Әмма тренировкаларның барыбер нәтиҗәсе чагыла. Тырышсаң, эшләсәң, барысы да була.
Рамилгә алга таба да уңышлар теләп калабыз.
«Манзара»ның үз мохите, үз аудиториясе барлыкка килде
Ике ярыш бер көндә үтүнең уңай яклары да, шул ук вакытта тискәресе дә булды. Башта Татарстан чемпионатына нәтиҗә ясалды. Аннан соң гына “Манзара” премиясе башланды. Залда утыручылардан: “Манзара”да Әгерҗеләр көрәшә, кайтып китсәк тә була”, - дигән сүзләр ишетелде. Дөрестән дә, “Манзара”да 10 Әгерҗе көрәшчесе катнашты. Татарстан чемпионатында катнашкан көрәшчеләр “Манзара”да катнаша алмады. Гомумән, быел ярыш үзенчәлекле форматта үтте. Һәр авырлык категориясендә бары 2 көрәшче генә чыгыш ясады. Авырлык категорияләре дә шулай ук үзгә. Әмма кэшбэк системасы үз көчендә калды. Шул Аллаһ биргән кэшбэк хисабына “Манзара”да җиңү яулаучылар да булды. 93-120 килограмм авырлык категориясе турында сүз. Тимур Кәримов бер баллык алым ясады, аннан Илдар Шабаев бер баллык алым ясады. Исәп тигез иде. Әмма соңгы актив алым ясаган Илдар Шабаевка кэшбэк итеп тагын бер балл өстәлде. Кыскасы, бәхет Илдар Шабаевка елмайды.
Кирилл Юрьев белән Дмитрий Возвышаев бил алышкан вакытта: “Татарча белмәгәннәр татарча көрәшергә тиеш түгел”, - дигән сүзне ишетеп алдым. Бигрәк сәер инде безнең халык. Көрәш үсешен телибез, әмма көрәш “татарлар өчен генә” дип әйтәбез. Алай булгач безнең дә хоккей, футбол уйнарга хакыбыз юктыр инде. Бөтен спортчылар да инглиз телен белеп бетерми бит. Көрәш белән башка милләт вәкилләренең кызыксынуы, киресенчә, милли спортның яңа дәрәҗәгә күтәрелүен исбатлый. Моңа шатланырга кирәктер, җәмәгать.
Быел “Манзара” премиясенең чемпион поясы булмау да борчуга салды. Кая киткән икән ул? Дөрес, быел “Манзара”дан бер көрәшче дә бүләксез кайтып китмәде. “Манзара”да яшь көрәшчеләр хуҗа булды. Һичшиксез, аларга да канат куярга кирәктер. Шунысы да күзгә ташланды: “Манзара”ның үз атмосферасы, үз мохите, үз аудиториясе барланды дип әйтергә була.
Сүземне йомгаклап, киткәннәргә дә килгәннәргә дә хәерле юл теләп каласы килә. Көрәш мәйданына бер эләккән кеше, аннан баш тарта алмыйдыр ул.
Комментарийлар