Коронавируска каршы көрәш сәбәпле, КХЛда да ярышлар вакытыннан алда тәмамланды. Инде плей-офф уеннары барган булуга карамастан, лига җитәкчелеге регуляр чемпионат җиңүчеләрен дә ачыклап тормаска булган. Янәсе, бу спорт принципларына туры килми. Шулай да КХЛ чемпионатның турнир таблицасын билгеләгән. Дөресрәге, плей-оффның ¼ финал өлешенә чыккан командалар беренче урыннан алып, сигезенче урынга кадәр бердәм урын алган. Командалар исә алфавит тәртибендә урнаштырылган. Ә алфавит тәртибендә беренче урында – Казанның “Ак Барс” командасы. Регуляр чемпионатта беренче урында калган ЦСКА исә ахыргы – сигезенче урында...
Комментарийлар