15-18 гыйнварда Казанның Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында чаңгы спорты буенча Россия Кубогының 6нчы этабы узачак.
Бүген чаңгы спорты буенча Россия Кубогының 6 этабын уздыру турында матбугат конференциясе узды. Чарада Россиянең чаңгы спорты федерациясе президенты Елена Вяльбе, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР чаңгы спорты федерациясе президенты Илшат Фәрдиев катнашты. Шулай ук журналистлар алдында Андрей Ларьков, Сергей Ардашев һәм Анастасия Доценко сүз тотты.
Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының 6 нчы этабы 15-18 гыйнварда Казанның Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында узачак.
Татарстанның әлеге төр ярышларны кабул иткәне бар һәм Елена Вяльбе фикеренчә, үткәрелү дәрәҗәсе һәрвакыт югары булачак. "Татарстан – кунакчыл республика. Бүген дә самолеттан төшү белән кояшлы һава торышы каршы алды" - диде ул.
Хәлил Шәйхетдинов рәхмәт сүзләреннән башлады: "Бу ярышларны үткәрергә мөмкинлек биргән өчен РФ чаңгы спорты федерациясенә рәхмәт. Көрәшчеләр гафу итсен инде, ләкин чаңгы ярышлары - минем иң яраткан ярышлар", - диде ул.
Спорт министрының беренче урынбасары шулай ук Татарстан районнарының чаңгы спорты буенча рейтингына игьтибар итте. Әлеге рейтинг районнарның чаңгы спортындагы уңышлары нигезендә төзелгән. Иң яхшылар исемлегенә Казан һәм Чаллы шәһәре, Зәй, Әгерҗе һәм Бөгелмә спорт мәктәпләре керде. Ә менә кызыл зонада Аксубай, Баулы, Норлат, Актаныш һәм Чистай районнары урнашкан.
Оештыручылар кызыклы программа әзерләгән. Бүләкләр уйнату, кунакларны бушлай чәй, коймак һәм ботка белән сыйлау да каралган. Шулай ук ярышлар урынына барып җитү өчен 15 минут саен автобуслар да йөреп торачак. Программа кысаларында камыр ризыклары ярышы да булачак. Елена Вяльбе бу вакыйга турында үз фикерен белдереп: "Әле ул пироглар белән кунакларны да сыйларлар", - дип шаяртты.
Чаңгычыларның үзләренә килгәндә, Сергей Ардашев Дөнья Кубогына бара алмау мөмкинлеген шәрехләде: "Әйе, объектив сәбәпләр аркасында квота бирмәделәр. Ләкин бу халыкара ярышларга юл ябык дигәнне аңлатмый. Бәлки, 1-2 елдан анда кайту мөмкинлеге булыр. Россия эчендә дә көндәшлек җитә. Казан этабына мин җиңү артыннан килдем". Сергей Ардашев Татарстан җыелма командасы өчен инде 7 ел чыгыш ясый. Бүгенге көндә ул таблицада 694 балл җыеп, беренче урында бара. Сергейны ярышларның фавориты дип саныйлар.
Андрей Ларьков исә үзен тренерлык эшендә дә сыный башлады. Аның исемендә чаңгычылар мәктәбе дә эшләп килә. "Әлегә мин чыгыш ясаучы чаңгычы, тренерлык эше белән җәй көне генә шөгыльләнәм", - диде ул. Илшат Фәрдиев Андрей Ларьков исемендәге мәктәпне мактады: "Андрей молодец ул, чыгыш та ясый, шул ук вакытта яшь буынны да тәрбияли. Аның кулы астында шөгыльләнүче яшьләр бик актив рәвештә алга бара. Миңа калса, Андрей, үзен уза алучы чаңгычылар тәрбиялидер" - диде.
Алга таба Елена Вяльбе провокацион моментларга тукталды: "Халыкара ярышлар турында әлегә комментарийлар бирмим. Кайбер спортсменнарның социаль челтәрләрдә язылган сүзләренә игътибар итмим. Большунов әлегә минем белән элемтәдә түгел. Бер вакыйгадан соң аралар өзелде әле".
ТР чаңгы спорты федерациясе президенты Илшат Фәрдиев: "Елена Вяльбедан куркып эшлим инде (көлә). Әлбәттә, Татарстан җыелма командасы иң көчлеләр рәтендә. Бу елны исә Төмән өлкәсенең җыелма командасы үкчәгә басып килә. Татарстан командасында башка регионнардан килгән чаңгычылар күп дип төрттеләр безне. Әмма безнең яшь чаңгычылар да әкренләп үсеп килә. Минем бары тик сабыр итегез дип әйтәсем килә. Күп кенә районнардан көчле чаңгычылар чыга. Шулар рәтендә Раилә Госманова, Алия Исрафилова һәм башкалар. Аларга ныгып китәргә вакыт кына кирәк", - диде. Башка регионнардан килеп, Татарстан өчен чыгыш ясаучы чаңгычылар турында Хәлил Шәйхетдинов та әйтеп узды: "Менә сез легионерлар дисез. Әйе, алар бар. Ләкин алар артыннан яшьләр дә тартыла бит. Шуңа күрә, мин моны начар димәс идем."
Чаңгычылар рейтингына да күз салыйк әле:
Ир-атлар:
1) Сергей Ардашев (Татарстан) - 694 балл
2) Павел Соловьев (Красноярск) - 362 балл
3) Александр Большунов (Татарстан) - 355 балл
Хатын-кызлар:
1) Евгения Крупицкая (Санкт-Петербург) - 539 балл
2) Алина Пеклецова ( Вологда өлкәсе) - 463 балл
3) Татьяна Сорина (Төмән өлкәсе) - 361 балл.
Йомгаклап әйткәндә, ярышларга килегез, кызу булачак. Монда провокацион сүзләре белән истә калган Вероника Степанованың, Олимпия чемпионнары, шулар арасында танылган Александр Большуновның һәм башка бик күп танылган чаңгычыларның чыгышын күрә алачаксыз. Шулай ук, оештыручылар әзерләгән программа да ярышларны кызыклы итәчәк.
Илнар Камаев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар