16+

Фелпс медальләреннән коры калмагае

Гамәлдәге спортчы чагында ук легендага әйләнгән, Олимпия уеннарында 18 тапкыр җиңү яулаган, 22 тапкыр призлы урыннар алган Америка йөзүчесе Майкл Фелпс Лондонда яулаган медальләреннән коры калмагае. Британия матбугаты хәбәрләренә караганда, аны Халыкара Олимпия комитетының 40 нчы кагыйдәсен бозуда гаеплиләр.

Фелпс медальләреннән коры калмагае

Гамәлдәге спортчы чагында ук легендага әйләнгән, Олимпия уеннарында 18 тапкыр җиңү яулаган, 22 тапкыр призлы урыннар алган Америка йөзүчесе Майкл Фелпс Лондонда яулаган медальләреннән коры калмагае. Британия матбугаты хәбәрләренә караганда, аны Халыкара Олимпия комитетының 40 нчы кагыйдәсен бозуда гаеплиләр.

Быел игълан ителгән әлеге кагыйдәдә Олимпия уеннарында катнашкан бер генә уенчының да 18 июльдән 15 августка кадәр чорда Олимпия белән бәйле булмаган маркетинг кампанияләрендә катнашу хокукы булмавы ассызыклана.
Фелпс белән бәйле җәнҗал аның Louis Vuitton фирмасы сумкасы белән төшкән ике фоторәсеменә кагыла. Әлеге фотолар 13 августта төрле сайтларда дөнья күргән. Аларның берсендә йөзүче легендар совет гимнасткасы Лариса Латынина белән сурәтләнгән. Фотога төшкәндә әлеге брендлы сумка спортчы янәшәсендә - идәндә була. Икенче фотосурәттә Фелпс ваннада юына, ә шул ук сумка - ванна астында. Бу фотосурәтләрне танылган фотограф Анни Лейбовиц төшерүе мәгълүм. Франция мода йорты бу сурәтләрнең рәсми фотография булмавын, аларның компаниядән урлап киң җәмәгатьчелеккә чыгарылуын хәбәр итәргә өлгерде. Фелпсның вәкилләре дә бу фотографияләрне мәгълүмат чараларында чыгаруга рөхсәт бирмәүләрен искәртә.
Хәзер Фелпс медальләренең язмышы бу фотоларның хакыйкатьтә нинди максат белән дөнья күрүенә бәйле булачак. Лондон Олимпиадасында Америка спортчысы 4 алтын, 2 көмеш медаль яулаган иде. Шунысын әйтергә кирәк: бик күп дөнья рекордлары куйган йөзүче Лондонда тагын бер рекорд хуҗасы булды - Олимпиадаларда откан медальләренең гомуми санын 22гә җиткерде. Моңарчы Олимпиадаларда яуланган иң күп медальләр саны (18) буенча беренчелек легендар совет гимнасткасы Лариса Латынинада иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading