16+

Фигуралы шуу буенча тагын бер Казан кызы исеме таныла башлады

Шушы көннәрдә фигуралы шуу буенча юниорлар яңа сезонга әзерләгән программаларын күрсәтте. Бары ике спортчы гына ике программаны да ялгышуларсыз гына башкарып чыкты. Аларның берсе - 13 яшьлек Казан кызы Елизавета Осокина.

Белгечләр һәм тренерлар, аның чыгышын караганнан соң, Елизаветаны үзләре өчен ачыш дип атады. Танылган тренер Татьяна Тарасова "күбәләк кебек җиңел. Сикерү аның өчен берни тормый кебек. Узган ел гына ЦСКАга килгән иде. Бер ел эчендә зур алга китеш сизелә" дигән. Россиянең атказанган тренеры Инна Гончаренко фикеренчә дә, кыска программалар арасында иң яхшысы Елизавета Осокинаныкы. Аның һәр элементы плюска бара, дигән ул.

Елизаветаның тренеры - Елена Буянова. Ул аның командасында өченче ел шөгыльләнә башлаган. Аңа кадәр Казанның "Ак бүре" бозында Ольга Арбузова җитәкчелегендә шөгыльләнгән. Сәләтен күреп, Арбузова шәкертен Мәскәүгә алып килгән. Бер интервьюсында Елизавета әти-әнисенең аны спорт гимнастикасына бирергә җыенуын, әмма залның өйләреннән ерак булуын, ә боз сараеның киресенчә янәшәдә урнашканлыгын, шуның өчен фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлавын әйткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading