16+

Гагарин Кубогы булмагач, Стэнли Кубогымы?

Плей-оффның беренче этабында «Ак Барс» белән көрәштән соң төшеп калган «Салават Юлаев» командасы өчен бу сезон тәмамланды. Тик аның лидеры Александр Радулов өчен сезон дәвам итәргә мөмкин әле. Дөрес, КХЛда түгел, ә НХЛда. Быелгы сезонда Континенталь хоккей лигасының иң көчле уенчыларының берсе Радулов, сезонны дәвам итәр өчен, океан аръягына китәргә...

Гагарин Кубогы булмагач, Стэнли Кубогымы?

Плей-оффның беренче этабында «Ак Барс» белән көрәштән соң төшеп калган «Салават Юлаев» командасы өчен бу сезон тәмамланды. Тик аның лидеры Александр Радулов өчен сезон дәвам итәргә мөмкин әле. Дөрес, КХЛда түгел, ә НХЛда. Быелгы сезонда Континенталь хоккей лигасының иң көчле уенчыларының берсе Радулов, сезонны дәвам итәр өчен, океан аръягына китәргә...

Плей-оффның беренче этабында «Ак Барс» белән көрәштән соң төшеп калган «Салават Юлаев» командасы өчен бу сезон тәмамланды. Тик аның лидеры Александр Радулов өчен сезон дәвам итәргә мөмкин әле. Дөрес, КХЛда түгел, ә НХЛда. Быелгы сезонда Континенталь хоккей лигасының иң көчле уенчыларының берсе Радулов, сезонны дәвам итәр өчен, океан аръягына китәргә мөмкин дигән сүзләр йөри. Аның Уфа клубы белән контракты әле тагын бер ел вакытка исәпләнүенә карамастан, анда каралган шартлар буенча хоккейчы «Нэшвилл»га китә ала.
«Нэшвилл»ның генераль директоры Дэвид Пойл да интервьюларында КХЛның иң яхшы бомбардиры Радуловны үзләрендә күрергә теләүләрен яшерми.
Мәгълүм ки, Александр берничә ел элек Милли хоккей лигасының нәкъ менә әлеге командасыннан, контрактын үтәп бетермичә, Континенталь хоккей лигасына киткән иде. «Радулов, күпчелек фикеренчә, безнең әйдәп баручы звеноларның берсендә бик әйбәт уйнап китәр иде. Ул бүген НХЛда уйнамаган иң яхшы уенчы. Аның бездән китүе үз вакытында минем өчен дә, команда өчен дә бик авырткан тема булды. Белүемчә, «Нэшвилл» НХЛда уенчысы контрактын үтәп бетерми киткән бердәнбер команда булып санала», - ди генераль директор.
Александр үзе әлегә бу хакта нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тарта.
Шулай да «Көнчыгыш» конференциясендә «Ак Барс» белән узган чирекфинал сериясенә ул, эмоцияләре бераз сүрелү белән, бәя бирергә өлгерде:
Без, чыннан да, бөтен күңелебезне биреп уйнадык, тырыштык, ләкин көндәшебез көчлерәк булып чыкты, ул физик яктан яхшы әзерлектә иде, шуңа да лаеклы җиңде дип уйлыйм. Җиңелүнең күп сәбәпләрен атарга мөмкин, тик төп сәбәбе бары үзебездә. Мөмкинлекләрне гамәлгә ашыра, үз стилебезне күрсәтә алмадык. Ә Гагарин Кубогының быелгы иясенә килгәндә, аның «Көнчыгыш» конференциядән булуын теләр идем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading