Өченче көн «Баскет-холл»да Евролига кысаларында Казанның «УНИКС» баскетбол командасы Грециянең «Панатинаикос» командасы белән очрашты. Бу очрашуда җиңү безгә Европаның иң дәрәҗәле ярышының плей-офф өлешенә чыгарга мөмкинлек бирә, оттыру исә язмышыбызны Италиянең «Милан»ы кулында калдыра иде.
«УНИКС», ничек кенә тырышмасын, барыбер бирелергә мәҗбүр булды. Һәр чирек саен бер-ике очко отып барган,...
Өченче көн «Баскет-холл»да Евролига кысаларында Казанның «УНИКС» баскетбол командасы Грециянең «Панатинаикос» командасы белән очрашты. Бу очрашуда җиңү безгә Европаның иң дәрәҗәле ярышының плей-офф өлешенә чыгарга мөмкинлек бирә, оттыру исә язмышыбызны Италиянең «Милан»ы кулында калдыра иде.
«УНИКС», ничек кенә тырышмасын, барыбер бирелергә мәҗбүр булды. Һәр чирек саен бер-ике очко отып барган, алты мәртәбә Европа чемпионы булган «Панатинаикос» ахыр чиктә үз дигәненә иреште. Исәп 63:68 - Греция командасы файдасына. «УНИКС»тан Домеркант - 19, Маккарти - 11, Уилкинсон - 10, Джаваи - 10, Грир - 7, Веремеенко 6 очко җыйды. Хәзер параллель матчның нәтиҗәләрен генә беләсе калды. Ә анда барысы да безнең файдага булып чыкты. «Милан» «УНИКС»ны төшереп калдырырга мөмкин булган Төркиянең «Фенербахче» командасын 85:72 исәбе белән җиңде.
«Милан»га рәхмәт укып, хәлиткеч уеннарга әзерләнәсе генә кала. Плей-оффта Казан командасына Испаниянең «Барселона»сы туры килде. Бу команда белән без Евролиганың регуляр турнирында очрашып, үзебездә 65:93, кунакта 50:63 исәпләре белән оттырган идек. Алдагы этапка үтү өчен, ике матч суммасы белән җиңәргә кирәк. Яраткан командабызга уңышлар телик! Сүз уңаеннан, Россиядән Европаның 8 иң яхшы командасы арасына Мәскәү ЦСКАсы бер тур алдан ук чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар