Спортның су төрләре буенча узачак дөнья чемпионаты ачылышы тантанасының репетицияләре бара. Тантанада эстрада артистлары да, профессиональ спортчылар да катнаша. Тамашаның генераль продюсеры Игорь Крутой сүзләренчә, чемпионат ачылышына багышланган спектакль бу җәйнең иң онытылмас вакыйгасы булачак.
Шоуга балет, цирк, синхрон йөзү артистлары, шулай ук Татарстаннан иң талантлы вокалчылар - барлыгы ике...
Спортның су төрләре буенча узачак дөнья чемпионаты ачылышы тантанасының репетицияләре бара. Тантанада эстрада артистлары да, профессиональ спортчылар да катнаша. Тамашаның генераль продюсеры Игорь Крутой сүзләренчә, чемпионат ачылышына багышланган спектакль бу җәйнең иң онытылмас вакыйгасы булачак.
Шоуга балет, цирк, синхрон йөзү артистлары, шулай ук Татарстаннан иң талантлы вокалчылар - барлыгы ике йөзләп кеше җәлеп ителгән. «Пилигрим» шоуы - тормыш чыганагын эзләү сәяхәте. Шоу геройлары белән бергә тамашачы да диңгездә дулаган шторм эчендә калачак, борынгы шәһәр серләрен ачып, океан төбен дә күрәчәк. Чемпионат вакытында бу гадәттән тыш вакыйганы күрергә теләгәннәр өчен, төп шоудан кала, сигез тамаша күрсәтелә. Аны беренче тапкыр күрсәтү хәйрия нигезендә була - анысына Татарстандагы балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар чакырыла.
Казанда 26 июльдән 2 августка кадәр көн саен кабатланачак «Пилигрим» шоуының ачылыш тантанасыннан аермасы бары тик төрле илләрнең флагларын чыгару һәм сәламләү сүзләре белән булган протокол өлешенең төшерелеп калдырылуында гына булачак. 2 сәгать тә 30 минут барачак ачылыш тантанасы туры эфирда трансляцияләнер дип көтелә. Ачылыш тантанасының телеаудиториясе биниһая зур - телетрансляция 200 илгә гамәлгә ашырыла.
Шоуның нечкәлекләре сер итеп саклана, әмма концепциясе билгеле: спектакль «су» дигән гап-гади сүз артына яшерелгән күптөрле мәгънәләрнең берсен ачачак - су - башлангыч, чыганак. Җир шарындагы иң серле урын - тормышның, мәңгелек яшьлекнең серле чыганагы. Тормыш бишеге кайда гына булмасын, ул мәңгегә хаклык һәм иминлек, тормышның иң мөһим мәсьәләләре чишелеше ачкычы булып калачак. Тамашаны караучылар да сәяхәттә «катнашачак». Шоуның һәр мизгеле, тормыш чыганагына юлның һәр адымы аудиториягә, һәр тамашачыга бәйле булачак. Тамашачылар, һәр сюжетның «эчендә» калып, реквизиттан файдаланачаклар.
Спектакльнең төп декорациясе булып төрле тирәнлектәге бассейннар каскады тора. Артистлар һәм корылмалар су астына кереп һәм аннан калкып чыгып, онытылмаслык күренешләр тудырачак. 150 куб метр күләмле тирән бассейнда синхрон йөзү буенча артист-осталар эшләячәк. Һава киңлеге - цирк артистларыныкы, сәхнә өслеге балет артистларыныкы булачак.
Тамашаларның теләсә кайсына билетлар инде апрель уртасында - дөнья чемпионаты башланырга 100 көн калгач ук сатуга чыгарылган иде. Ачылыш тантанасына керү билеты бәясе - 500 сумнан алып 5 мең сумга, ә калган тамашаларга керү билеты бәясе 500 сумнан алып 3 мең сумга кадәр. Хәзерге вакытка инде 15 мең билет сатылган, билетларның гомуми саны - 50 мең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар