Казанның «УНИКС» баскетбол командасы Миланда җиңелүгә дучар булды. Шулай итеп, аларның Европа лигасы Топ-16дагы җиңүләр сериясе өзелде. «ЕА7 Эмпорио Армани» командасына казанлылар 58:63 исәбе белән җиңелделәр. Ә Миланда узган матч ике команда өчен дә мөһим иде.
Уен кыры хуҗалары «УНИКС» белән 1 февральдә Казанда булган беренче очрашуга чаклы ук командага Түбән Новгородтан килеп кушылган сакчы Бремер белән «ныгып» куйган иде. Әмма Казанда ул уйнамады. Миландагы уенның беренче чирегендә «Армани»га 8 очконы нәкъ менә ул җыйды. Старт өчен бирелгән 10 минутта «УНИКС» 13:20 исәбе белән артта калган иде инде. Паркетка Натан Джавай чыккач кына казанлыларның уенында җанлылык сизелә башлады. Тик «Армани» егетләре, «УНИКС»ны алга чыгармас өчен, җан-фәрман тырыштылар дияргә дә була. Казан командасын коткарырга алынып караган уенчылар берни дә майтара алмадылар.
Бу җиңелү казанлыларның Европа лигасы плей-оффында көрәшне дәвам итәчәк иң көчле ике команда арасына эләгү өметен сүндерде диярлек. Әлбәттә, «УНИКС»ның әле 23 февральдә Истанбулда «Ференбахче Улкер», 1 мартта Казанда «Панатинаикос» командалары белән уйныйсы бар. Аларда җиңгән очракта, Казан командасы төркемдә беренче урынга менәчәк. Әмма алдагысын Алла гына белә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар