16+

Изге Рамазан аенда - затлы, мәгънәле көрәш ярышы

Быелгы ярыш күләме һәм оештырылышы ягыннан алдагыларыннан күпкә масштаблырак, затлырак, мәгънәлерәк, зур тәрбияви көчкә ия һәм яшь көрәшчеләрнең генә түгел, тамашачыларның дә исендә калырлык булды.

Изге Рамазан аенда - затлы, мәгънәле көрәш ярышы

Быелгы ярыш күләме һәм оештырылышы ягыннан алдагыларыннан күпкә масштаблырак, затлырак, мәгънәлерәк, зур тәрбияви көчкә ия һәм яшь көрәшчеләрнең генә түгел, тамашачыларның дә исендә калырлык булды.

27 март көнне “Батыр” спорт комплексында якташыбыз, танылган эшмәкәр, көрәш буенча республикабызның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов иганәсенә “Зилант” спорт клубы Кубогына 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында көрәш турниры булып үтте. 

“Зилант” - яңа спорт мәктәбе
Элегрәк әлеге ярыш дүрт ел рәттән Расих Әхмәт улы призына үткәрелгән булса, хәзер исә ул узган ел азагында  Казанда оештырылган “Зилант” спорт мәктәбе Кубогына үткәрелде. Бүген “Зилант” спорт мәктәбендә 4 түгәрәктә 8 тренер эшли. Һәм насыйп итсә, “Батыр”да үткәрелә торган ярыш алдагы елларда да үткәрелер, озын гомерле ярыш булыр дигән ышаныч бар. Тагын бер күңелле яңалыкны әйтеп китмичә булмый, берничә көн элек Расих Әхмәт улы Габдрахманов Казан шәһәре көрәш Федерациясе Президенты итеп сайланып куелды. Котлыйбыз! Аңа киләчәк эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Колач җәя бара 
Быелгы ярыш күләме һәм оештырылышы ягыннан алдагыларыннан күпкә масштаблырак, затлырак, мәгънәлерәк, зур тәрбияви көчкә ия һәм яшь көрәшчеләрнең генә түгел, тамашачыларның дә исендә калырлык булды.

Беренчедән, ул катнашучыларның күплеге, районнарның географиясе зураюы белән истә калачак. Моңа укучыларның язгы каникулда булуы да, һәр көне бәйрәмгә тиң Рамазан ае баруы да ярдәм итми калмагандыр. Санарга кул бармаклары гына да җитмәс. Бил алышырга дип яшь батырларыбыз Саба, Кукмара, Арча, Сарман, Азнакай, Лаеш, Балык Бистәсе, Әтнә, Питрәч, Теләче, Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарыннан, Марий Эл Республикасы белән Ульяновск өлкәсеннән үк килгәннәр. Шунысы сөенечле, һәр командадан да лаеклы көрәшүчеләр бар. Димәк, татарча көрәшнең киләчәге зур. Күргәнебезчә, аның белән кайда да, бигрәк тә милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә аның белән теләп, яратып шөгыльләнәләр. Көрәшчеләрнең дә берсен алып, берсен куеп булмый. Һәркайсы зур әзерлек белән килгән. шулай да үз үлчәү авырлыкларында батыр булып калган малайлар һәм егетләрнең исем-фамилияләрен атап үтмичә булмый. Менә алар: Әскар Сафин (Лаеш), Самир Ахунов (Арча), Аяз Фәйзрахманов (Арча), Ильяр Мөхәммәтшин (Әтнә), Камил Габдрәфиев (Лаеш), Әнгам Мөхетдинов (Арча), Илдан Гыйниятуллин (Теләче), Инсаф Зарипов (Казан) һәм Ильмир Вәлиевлар (Теләче).
 
Тугыз чемпион - тугыз өмет
Үз үлчәү авырлыкларында чемпион  булып танылган малайларга, егетләргә ымсындыргыч бүләк тә бар иде. Хәзер аны заманчалаштырып мотивация диләр. Тугыз чемпион арасында велосипед уйнатылды. Ул яшь көрәшчеләрне генә түгел, барча тамашачыларны да кызыктырып 55 килорграммга кадәр үлчәү авырлыгында батыр калган районыбыз егете Илдан Гыйниятуллинга чыкты. Уенны Казаннан яшь батырларыбызны сәламләргә кайткан ярышның мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе Башкарма директоры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров уйнатты. Яшь көрәшчеләрне бүләкләү тантанасы да аның белән муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин катнашында узды.

Динле-денле балалар үсә
Соңгысы ярышларны районыбыз имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Корьән хафизлар белән тантаналы рәвештә ачып, көрәшчеләребезгә уңышлы һәм имин бәйгеләр теләгән иде. Нәкъ менә ярышларны ачу тантанасында ул ярышларның сәбәпчесе һәм иганәчесе  Расих Әхмәт улы Габдрахаманов белән килешенеп, Изге Рамазан ае баруын да исәпкә алып, көрәшче малайлар һәм егетләр арасында Корьән уку бәйгесе үткәреләчәге турында игълан итте. Шунысы сөенеле, яшь батырларыбыз арасында изге китабыбыз-Корьәнне һәм күп төрле догаларны яттан белгән малайлар, егетләр күп булып чыкты. Унбишләп малай һәм егет ярышны оештыручылар тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Ә иң-иңнәргә, ягъни беренче өч урынны яулаганнарга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар: беренче урын иясе - Казан шәһәреннән Рамил Фазылов, икенче урында - Яшел Үзәннән Йосыф Латыйпов һәм өченче урында  районыбызның Баландыш авылыннан Ибраһим Хәйретдинов. Бүләкләү тантанасыннан соң бәйгенең җиңүчесе Рамил Фазылов Корьән хафизлар кебек колакларыбызны матур догалары белән иркәләде.

Көндәшлек бик зур
Көрәшкә килсәк, ул бик киеренке һәм мавыктыргыч барды. Командалар арасындагы беренчелек өчен дә көрәш бик киеренке шартларда бара. Аеруча Сарман, Балык Бистәсе, Питрәч, Лаеш, Казан шәһәре районнарыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән яшь көрәшчеләрнең әзерлекләре бик яхшы иде. Командалар арасында көндәшлек бик зур булса да, беренчелек районыбызның яшь көрәшчеләренә бирелде. Алар Кубок һәм шәхси эшмәкәр Илдар Фәрит улы Фазылҗанов тарафыннан әзерләнгән символик бүләк - тәкә белән бүләкләнде. Үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган яшь көрәшчеләргә Кубок, Мактау грамоталары һәм акчалата призлар тапшырылды.

Көнгә күңелле йомгак
Ярышлар тәмам булгач, Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә Расих Әхмәт улы Габдрахманов иганәсенә ярышның мәртәбәле кунаклары, тренерлар һәм яшь көрәшчеләр өчен Ифтар мәҗлесе үткәрелде. Алар арасында бүген татарча көрәш дөньясында фаворитлар булган Раил Нургалиев, Ренас Кәлимуллин, Мөнир Галләмов, Лениз Абдуллин, Илшат Идиятов һәм Илшат Фазылҗанов кебек батырларны күрергә мөмкин иде.

Мәҗлес районыбыз имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның зур тәрбияви көчкә ия булган үтемле вәгазе, Корьән аятләре һәм догалары белән башланып китте. Бу уңайдан ул: “Монысы бик күркәм һәи изге гамәлләр белән үткән бүгенге көнгә күңелле йомгак”, - дип белдерде.

Фәнил Нигъмәтҗанов, "Теләче информ"

Фотолар биредә

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading