16+

"Камилә киләчәктә дә көчле булырга тели икән, бу вакыйгалардан соң ул шундый булачак та..."

Камилә Вәлиеваның Олимпия уеннарындагы уңышсыз чыгышыннан соң, бар да фигуралы шуу белгеченә әверелде кебек. Татар телен яклаган вакытта да бу кадәр гөҗ килмәгән идек бугай.

"Камилә киләчәктә дә көчле булырга тели икән, бу вакыйгалардан соң ул шундый булачак та..."

Камилә Вәлиеваның Олимпия уеннарындагы уңышсыз чыгышыннан соң, бар да фигуралы шуу белгеченә әверелде кебек. Татар телен яклаган вакытта да бу кадәр гөҗ килмәгән идек бугай.

Әнә, "Шәһри Казан" инстаграмында гына да нинди генә фикерләр яңгырамый. Фикерләр белән биредә танышырга мөмкин.

Үзебез язган һәм туплаган кайбер фикерләргә дә күз салыйк әле.

Ләбиб Лерон, шагыйрь, журналист:

Камилә Вәлиева белән булган хәлләр, спортның спорт кына булып калмыйча, күптән инде сәясәткә әйләнүенә янә бер дәлил. Сәясәтнең дә әле ниндие!   Минемчә, Камилә башка милләт кызы булса, мондый мәрәкәләр, бәлки, килеп чыкмаган булыр иде. Бу көннәрдә бөтен Татарстан халкы ябырылып телевизор карады – барыбыз да Камилә өчен җан аттык. Хәтерләсәгез, "Голос" тапшыруында катнашкан ике татар кызы – Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова өчен дә шулай теләктәшлек күрсәткән идек. Безнең талантларга беркайчан да җиңел булмады. Камилә күңелен төшермәсен, аның җиңүләре алда әле. Мин моңа ышанам!

Айсылу Габдинова, җырчы:

Мин дә еладым, әни дә елады... Бөтен караган хатын кыз да елагандыр инде ул... Нишләтәсең, спорт дөньясы бик кырыс... Шуңа, мин, мәсәлән, баламны зур спортка бирмәс идем дә...
Мин Камилә урынында бу скандалардан соң бозга чыга да алмас идем, ә ул чыкты, кулыннан килгәнен эшләде. Герой! Бик өзгәләнмәсен иде балакай...

Радик Сабиров, журналист:

Истерикага бирелмик, җәмәгать! Бу - спорт! Ә спортның үз законнары аның. Камиләне бала дип тә атамыйк! Олимпиадага барган икән, ул инде һич кенә дә бала түгел. Камиләнең әлеге чыгышы тормышындагы иң зур уңышсызлык булсын! Аның өчен яңа тормыш бүгеннән түгел, беренче җиңүләреннән соң башланган иде инде. Спорт бу, җәмәгать... 

Энҗе Габдуллина, журналист:
Спорт түгел инде бу, сәясәт. Профессиональ спортта мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Кем көчле шул җиңә дип өйрәтәләр бит мәктәпләрдә. Чын спорт булса, бу кагыйдә үтәлер иде.

Мөслимә Шәмсиева: 

Әй, бу нинди спорт ди инде? Ничә елдан бирле безнең Россия командасы икәнен дә тәгаенләмиләр. Бәлки Россия дигән дәүләт бөтенләй дә юктыр? Ярышларда ж,иңгән спортчылар хөрмәтенә дәүләт гимны яңгырамый, аның флагын тотып чыгу закон бозу санала.... Инде күпме шул түбән җаннар алдында безнең геройлар тез чүгеп, мескен хәлендә кала? Монда профессионализм хакында сөйләнү бик үк туры килми бит. Казинода рулетка әйләндерүгә ошап тора. Ник соң Трусова 5 тапкыр супер 4 оборотлы комбинацияләре белән дә икенче генә калды. Анда очколарны дөрес куймыйлар, куймаслар да. Чып-чын политика, пычрак сәясәт! 

Гөлчәчәк Фәтхулова, блогер:
Атна буе башын ашадылар бит. Көч җыеп шуарга чыга алуы гына ни тора, балакайның. Кайда бар соң ул гаделлек... Өстәгеләрнең шул балага көче җиткәч, алдагы елларда кем генә Олимпия уеннарына барыр икән? Моннан соң кайсы әнинең баласын зур спортка бирәсе килер ? Камилә безнең өчен беренче һәм беренче булып калачак. Яратабыз❤️ Шул бала Олимпия уеннарының ни дәрәҗәдә гадел ярыш икәнлеген ачып салды. Киләчәктә уңышларга гына юлдаш булсын. Сабырлыклар телим.

Азат Нурмөхәммәтов, көрәш буенча дөнья чемпионы, Лаеш районы хакимияте аппараты җитәкчесе:

Фигуралы шуу ярышларында, аерым алганда, Камилә Вәлиевага карата вазгыятьтә Олимпия уеннарының берничә мөһим кагыйдәләре, кануннары бозылды. Беренчедән, декабрьдә алынган допингка бәйле мәсьәләрне уеннар башлангач кына игълан иттеләр. Әгәр дә Россия командасы алдан белсә, ул, әлбәттә, башка спортчыны алып барган булыр иде. Мораль ягы да бар: 15 яшьлек кызны (җитмәсә, ул бит әле төрле низаглардан сакланылган категория - 15 яшь кенә) 7шәр сәгать сораштырып утыруларда, фикер алышуларда җәзалап утыртырга тиеш түгел иделәр! Тыныч кына чыгыш ясасын иде дә, тикшерсеннәр иде шуннан соң. Камилә гаепле түгел бу низагларда.

Айзирәк Гәрәева-Акчура, язучы, журналист:
Ул бары тик башка иптәшләренең медальсез кайтуын теләмәгәндер. Шарты шулай иде бит. Ул урын алса, медаль тапшырылмаячак иде. Вәлиева урыннардан да өскә чыкты! 

Ренас Кәлимуллин, көрәшче, күп тапкыр дөнья чемпионы:
Җиңәр дип уйлаган идем, җан аттым, гел уйлап йөрдек бу көннәрдә. Яшь тә шул, тәҗрибә юк, эмоциональ яктан үзен әзерли алмагандыр, дип уйлыйм. Допинг белән бәйле проблемалар аны сындырыр өчен махсус эшләнгәндер. Үз-үзен кулына алса, сынмаса, сыгылмаса, дүрт елдан җиңәр дип көтеп калабыз!

Алмаз Гафиятов, спорт журналисты:
Олимпия уеннарындагы башка вакыйгалар икенче планга күчеп, Камилә Вәлиева белән булган хәлләр хәзер төп яңалыкларга, дөньякүләм төп яңалыкларга әйләнде. Шаярулар да барлыкка килде инде: “башта бөтен кешеләр вирусологларга әверелде, җәйге Олимпия уеннары вакытында нәфис гимнастика белгечләренә әйләнделәр, ә хәзер инде барысы да фигуралы шуу белгечләре...”

Минемчә, ниндидер трагедия ясарга кирәкми. Камилә Вәлиева 15 яшендә шундый каршылыклар белән очрашкан икән, димәк, алга таба аңа тормыш кыенлыкларыннан чыгу җиңел булачак. Гаделсезлек дип тә әйтеп булмый моны, чөнки допинг куллану моменты теркәлгән, ул факт бар. Ә менә кем 15 яшьлек кызның организмына аны керткән – анысы инде мәсьәлә. Кызганалар Камиләне, мескен, диләр.... Мин алай уйламыйм. Әгәр дә ул киләчәктә дә көчле булырга тели икән, бу вакыйгалардан соң ул менә шундый булачак.

Александра Трусованы да кызганып куйдым әле үзем. Чөнки аның сүзләрендә, эмоцияләрендә бу спортның, фигуралы шууның гаделсез икәнлеген сизелде. Дүртле тулупларны, башка авыр элементларны ясаучы кызның алтын медальсез калуы, җитмәсә, эмоцияләрен яшерә алмавы Камилә белән бәйле яңалыкларны да икенче планга күчерде.

Камиләнең бер алтыны бар, шул медаль белән котлыйбыз. Әгәр дә инде тартып алмасалар. Тикшерүләр бара әле. Допинг белән бәйле эшләрне тикшерергә алыналар икән, җитмәсә, Россия белән бәйле эшләрне тикшерә башлыйлар икән, алар еш кына үз максатларына ирешә.

Камиләгә исә уңышлар теләп калабыз. Ышанып калам: дүрт елдан ул тагын ныгып, беренче чиратта, психологик яктан ныгып, ул үзенекен күрсәтер. Хәзер исә ниндидер трагедия ясарга кирәк түгел дип саныйм.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading