16+

Камилә Вәлиева: беренче булып чыгыш ясады һәм...

Бу көннәрдә Санкт-Петербург шәһәрендә фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты бара. Бүген хатын-кызлар кыска программаларын тәкъдим итте. Казан кызы Камилә Вәлиева иң беренче булып чыгыш ясады һәм...

Һәм иң югары баллга ия булды (90.38). Икенче урынга Софья Муравьева (81,87), өченчегә өч ел рәттән Россия чемпионы булган Анна Щербакова (81,46) лаек булды. 
Александра Трусова - 5, ә Елизавета Туктамышева 7 нче генә урында. Европа чемпионы Алёна Косторная травма алу сәбәпле, ярышларда катнаша алмады. 
Иртәгә спортчылар ирекле программаларын тәкъдим итәчәк һәм җиңүчеләр билгеле булачак. 
Олимпиадага юлламага алучылар исемлеге дә хәл ителәчәк. Хатын-кызлар арасында исә Олимпия уеннарына барырга дәгъва кылучылар шактый. Алар арасында якташыбыз Камилә Вәлиева да бар. Белгечләр аның Олимпиада җиңүчесе булачагына да шикләнми.

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах телэсэ ?????

    Мөһим

    loading