16+

Камилә Вәлиевага уңышлар телик

Бу Камилә өчен Олимпиададан соңгы беренче ярыш. 

Камилә Вәлиевага уңышлар телик

Бу Камилә өчен Олимпиададан соңгы беренче ярыш. 

Бүген Саранскида фигуралы шуу буенча Беренче канал кубогы ярышлары башлана. Һәм иң кызыгы – бу көннәрдә Франциядә шушы ук спорт төре буенча дөнья чемпионаты уза. Белгәнегезчә, анда Россия спортчылары кертелмәде. 

Беренче канал кубогы ярышлары узган елны да булган иде. Ул вакытта спортчылар ике командага бүленеп ярышты. Команда капитаннары Алинә Заһитова белән Евгения Медведева иде. Быел алар урынына Анна Щербакова белән Марк Кондратюк булачак. Алып баручылар итеп Алинә Заһитова, Евгения Медведева, Алексей Ягудин һәм Максим Траньковны сайлаганнар.

Ярышларда хатын-кызлар арасында якташыбыз Камилә Вәлиева, Елизавета Туктамышева, Аделия Петросян, Софья Самоделкина, Майя Хромых, Анна Щербакова катнашачак. Ир-атлардан: Макар Игнатов, Михаил Коляда, Марк Кондратюк, Андрей Мозалев, Александр Самарин, Евгений Семененко. Парлы шууда: Александра Бойкова - Дмитрий Козловский, Анастасия Мишина - Александр Галләмов, Дарья Павлюченко - Денис Ходыкин, Евгения Тарасова - Владимир Морозов. Биюдә: Виктория Синицина - Никита Кацалапов, Александра Степанова - Иван Букин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading