16+

Камилә Вәлиеваны гаделсез җәберләү кемгә кирәк?

Бу көннәрдә фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның исеме телдән төшмәде. Башта аның команда ярышларындагы искитмәле чыгышын күреп тел шартлаттылар. Хәтта көндәш команда спортчылары да аягүрә басып алкышлады аны.

Камилә Вәлиеваны гаделсез җәберләү кемгә кирәк?

Бу көннәрдә фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның исеме телдән төшмәде. Башта аның команда ярышларындагы искитмәле чыгышын күреп тел шартлаттылар. Хәтта көндәш команда спортчылары да аягүрә басып алкышлады аны.

Пекинда нәшер ителгән газеталарда да Камилә турында язмалар басылып кына торды. Спортчыны күкләрдән төшкән фея дип тә атадылар. Бик күп танылган шәхесләр, шул исәптән Голливуд йолдызы Алек Болдуин да социаль челтәрләрдә аңа соклануын яшермәде.

Әмма бу сөенеч озакка бармады. Команда ярышларыннан соң ук кызны допинг куллануда гаепләделәр. Әлеге гаделсезлек спорттан ерак булганнарны да битараф калдырмады. Камиләгә кагылышлы һәр яңалыкны ут йотып күзәтеп бардылар. Без татарларда андый вакытта әйтә торган бер генә сүз бар: күз тиде. Юк, күз тию генә түгел инде бу. Бик күпләр моны сәясәтнең спортка  катышуы дип саный. Камиләнең канында ачыкланган һәм Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның тыелган препаратлар исемлегенә кергән триметазидинның спорт күрсәткечләрен яхшыртмавы билгеле һәм ул Камиләнең организмында бары бер генә тапкыр һәм бик аз күләмдә табылган. Дүртле сикереш ясау өчен 15 яшьлек кызга аны кабул итү нигә кирәк? Декабрьдә бирелгән тест нәтиҗәсен игълан итүне дә нишләптер ярышларның кызган чагына калдырдылар. Илнең иң көчле һәм бик күпләр таныганча планетаның җиңелмәс спортчысын шәхси турнирда ярыша алмаслык хәлгә китерү өчен махсус уйланылган кебек.

Танылган тренер Александр Жулин да Камиләгә бәйле вазгыятькә үзенең фикерен белдереп, инстаграмга: “Фигуралы шуу барлыкка килгәннән алып, мондый талантны, хәтта даһины дөньяның күргәне булмады. Бу коточкыч зур гаделсезлек! Һавада дүртле сикереш ясау һәм Майя Плисецкая нәзакәтлелегенә ирешү өчен бернинди препаратның микрокүләме булышмый. Көндәш илләрнең спортчыларына бу препаратны тонналап ашатып та болай сикерә алмаячаклар... Абсурд театрына рәхим итегез!.. Камилә, мондый табигый матурлык һәм талант өчен әти-әниеңне гафу ит, алар сине маразм тантанасында катнашыр дип уйламадылар”, – дип язды.

Ә менә биатлон буенча дүрт тапкыр Олимпиада чемпионы булган Александр Тихоновның үз фикере. “Сочидагы Олимпиададан соң булган допинг скандалын да сәяси заказ, диделәр. Нәтиҗәдә Россиянең гаепле булуын суд исбатлый алды. Шуңа ил гимны һәм әләменнән башка чыгыш ясыйбыз. Допинг турындагы канунны спортчылар һәм тренерларны, Россиянең допингка каршы агентлыгын уйланырга мәҗбүр итә торган итеп эшләтергә кирәклеген уйларга кирәк. Бу үзебезнең наданлыгыбыз һәм җавапсызлыгыбыз булгач, нинди сәяси заказ ди? Сез (депутатлар – Ред.) сәләтле спортчының карьерасын сындырасыз. Аңа тыелган препаратны бирүчене төрмәгә утыртырга кирәк”, – дип бик ачулы фикерен җиткерде ул.

“Ак Барс” командасы капитаны Данис Зарипов та Камиләгә теләктәшлек белдерде. “Камилә, Татарстан һәм Россия сиңа теләктәшлек белдерә, бары тик ярышлар турында гына уйла һәм үз көчеңә ышан. Үземнән беләм – дөреслек җиңәчәк. Бернигә карамастан эшләвеңне дәвам ит, боларның барысы да сиңа иң яхшысы булу өчен бары тик яңа мотивация алып килсен. Синең өчен җан атабыз һәм синең белән горурланабыз!” – дип мөрәҗәгать итте ул.

Спорт арбитраж суды Камиләгә шәхси ярышларда катнашу хокукын кайтарды анысы, әмма бу әле җиңел суларга була дигән сүз түгел. Команда ярышында алган алтын медален Камилә саклап кала алырмы? Шәхси турнирда да җиңә калса, аның чишелеше ничек булачак? Ул мәсьәлә турында утырышта гомумән сөйләшмәгәннәр. Суд спортчыны ярышларга кертергә дигән карарын аның балигълык яшенә җитмәвен истә тотып чыгарган, чөнки бу яшьтәге кеше үзенең гамәлләре өчен җавап бирә алмый һәм “якланган шәхес” санала. Җиде сәгатькә сузылган утырышта спортчы үзе дә катнашкан. “Бик авыр булды. Мин узарга тиешле бер этап булгандыр инде бу”, – дип кенә куйды ул утырыш турында.

Камиләгә бу көннәрдә кичергән сынауларны дошманыңа да теләмәссең. Чит ил журналистларының: “Син чистамы? Допинг кулланмадыңмы?” – дигән сорауларыннан качып, йөзен капюшонына яшерергә мәҗбүр булды ул.  

Бернинди гаебе булмаган 15 яшьлек кызның гаделсез җәберләүләр белән күзгә-күз очрашуын күреп, фигуралы шуу ярышларында яшь чикләрен күтәрергә кирәклеге турындагы мәсьәләнең актуаль булуына инанасың. Бүген Олимпиадада 15 яше тулган спортчылар катнаша ала. Яшь чиген күтәрү ягындагылар киләчәктә ярышларга 17 яшьтән узганнарны гына кертергә кирәк дип саный һәм моның турында инде берничә ел бәхәсләшәләр. Алар фикеренчә, бу беренче чиратта үсмерләрнең сәламәтлеге өчен мөһим. Камилә Вәлиева белән бәйле вазгыятьтән соң, физик сәламәтлек кенә түгел, аларны мораль яктан да якларга кирәк булачагы көн кебек ачык.     

Ә әлегә без Камилә өчен җан атачакбыз.
Язманы тәмамлар алдыннан Камиләнең организмына триметазидинның ничек эләгергә мөмкин булуы турында яңа хәбәр пәйда булды. Бу препаратны аның бабасы эчә икән. Ул Камиләне күнегүләрдән каршы ала һәм күп вакыты аның белән үтә. Препарат кисәкчекләре ризыкка яки суга эләгеп, соңыннан Камилә шуны ашаган яки эчкән булырга мөмкин. Даруның кызның организмында бер тапкыр табылуын һәм бик аз күләмдә булуын шуның белән аңлатырга була, дип яза “Россия 24”.

Бөтен дөньяны шаулаткан бу җәнҗалның ничек һәм кайчан тәмамланачагы билгесез. Ахыры Камилә өчен яхшы булып бетсен иде. Ә әлегә без аның җанатабыз. Кичә кыска программа ярышларында ул 1нче урынга лаек булды. Иң мөһим ярыш исә иртәгә көтелә һәм Олимпиада чемпионы да һичшиксез Камилә булыр дип ышанабыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тремитазин таблетками йорэктэн минl эчэм,кардиолог язды,мина 62 ,шь.

    Мөһим

    loading