16+

Камилә Вәлиеваның әтисе: «Кызым белән 10 елга якын күрешмәдек».

Камиләнең әтисе Валерий Рамазанов - «Кырымның диңгез пехотачылары берлеге» рәисе.

Камиләнең әтисе Валерий Рамазанов - «Кырымның диңгез пехотачылары берлеге» рәисе.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Камиләнең Сочида әтисе белән белән төшкән фотолары барлыкка килде. Бүгенге көндә Камилә анда боз тамашасында чыгыш ясый.
Спорт.ру Камиләнең әтисе белән сөйләшкән.
- Кызыгыз белән очрашу ничек узды?
- Без, ниһаять, очраштык, аралаштык, барысы да әйбәт үтте. Ә болай без аның белән күптән күрешмәдек - ун елга якын. Нигә шулай озак? Эш минем хезмәт географиясендә һәм Камиләнең күнегүләрендә. Ул вакытта мин часть командиры идем һәм бик еш юлда идем, ә кызым әнисе белән Мәскәүгә күченде. Анда Камилә интернатта шөгыльләнде: башта «Москвич»та, аннары «Самбо-70»тә.
Шулай ук озак аерылышып торуга әнисе белән аерылуыбыз һәм бергә яшәмәвебез йогынты ясады. Тик хәзер мин үз ватаныма кайттым, "Кырымның диңгез пехотачылары берлеге" рәисе булып торам. Шуңа күрә кызым белән ешрак күрешә алачакбыз.
- Камиләнең отчествосын ачыклыйсы килә. Сезнең исемегез Равил, ә ул - Валерьевна. Бу ничек шулай?
- Исемем татарча Равил, паспорт буенча мин Валерий. Шуңа күрә Камиләнең дә отчествосы шундый.
- Кызыгыз белән элемтәдә тормау авыр булдымы?
- Әйе, ләкин мин аның уңышларын күзәтергә тырыштым. 6 яшендә ул әнисе белән Мәскәүгә китте, анда интернат-мәктәпкә эләкте, ә аннары Этери Тутберидзе төркеменә. Ә анда һәр көн иртәдән төнгә кадәр тренировкалар һәм дәресләр - бу бик кырыс график. Аның белән очрашып булмый иде, чөнки кызымның үз көн тәртибе.
Камилә фигуралы шууга тулысынча кереп китте, һәм үзен бик талантлы һәм акыллы кыз итеп күрсәтте, – дигән Рамазанов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading