16+

Камиләнең исеме Олимпиада тарихына язылды

Ул үзенең Олимпиада чемпионы булачагын 3 яшендә үк фаразлаган булган.

Камиләнең исеме Олимпиада тарихына язылды

Ул үзенең Олимпиада чемпионы булачагын 3 яшендә үк фаразлаган булган.

Олимпиада ярышларын Россия спортчылары уңышлы башлады. Алар кесәсендә инде ике алтын бар. Беренче алтынны 30 чакрымлык дистанция ярышында чаңгычы Александр Большунов алды. Аның уңышы чынлап та сокланырлык. Өч тапкыр дөнья чемпионы исмене алган Норвегия спортчысы Йоханнес Клебо аңардан 9 минутка артта калды. Ә бу ярышта көмеш медаль Денис Спицовка тәтеде. 15 чакрым араны үтеп, чаңгычы Наталья Непряева да көмеш медальле булды.

Россия биатлончылары Ульяна Нигъмәтуллина, Кристина Резцова, Александр Логинов һәм татар егете Эдуард Латыйпов катнаш эстафетада бронза медаль алды. Бу Россия спорты тарихында зур җиңү. Олимпиадада катнаш эстфетада биатлончылар беркайчан да медаль алмаган булган.  

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеван исеме дә Олимпиада тарихына кереп калачак. Хатын-кызлар арасында халыкара ярышларда дүртле сикереш ясаган иң беренче спортчы булды ул һәм ике программада да 1 нче урынга чыгып, россиялеләрне команда ярышында җиңүгә китерде. Ярышлардан соң Камилә интервьюсында: “Балачак хыялым чынга ашты. 3 яшемдә үк Олимпиада чемпионы булсам иде дип хыялланган идем”, – дигән ул.   

Татарстан спортчысы Данил Садриев трамплиннан сикерү ярышында 8 нче урын алды. Аның бу нәтиҗәсе һәм гомумән Олимпиадага бару мөмкинлегенә ия булуы үзе үк зур уңыш. Фристайлчы Анастасия Смирнова бронза медальгә ия булды.

Иртәгә Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина өчен җан атачакбыз. Ул ирекле стильдә спринт ярышларында көч сынашачак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading