16+

Казан Россиянең иң яхшы йөгерүче башкаласы булырмы?

Казан Россиянең иң яхшы йөгерүче башкаласы булырмы?

21нче май көнне узачак Казан марафонында быел 10 меңгә якын кеше катнаша. Спортчылар дүрт аралыкта (42,2 чакрым, 21,1 чакрым, 10 чакрым, 3 чакрым) көч сынаша. Старт шәһәрнең иң гүзәл урыннарының берсе - Меңеллык мәйданыннан башлана.

Экология елы уңаеннан марафон кеременең бер өлеше Ак барсны саклап калу өчен тотылачак. Бу җанвар Татарстан өчен дә тарихый кыйммәткә ия. Узган ел "Казан марафоны" ВИЧ/СПИД авыруларына каршы булган иде. Быел да ул бу юнәлешкә тугры булып кала. 19 - 21 май көннәрендә марафон кысаларында «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе чаралары узачак. Бу көннәрдә Казанның Үзәк стадионының манеж бинасында теләге булган һәркем ВИЧ/СПИД профилактикасы турында мәгълумат алырга һәм шул ук вакытта «Җиңү өчен тест. Test to win» зонасында интерактив чараларда катнашып, мобиль пунктта ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест узарга мөмкин. Ә марафон көнендә проект Казан кирмәне диварлары астындагы старт шәһәрчегендәге инфопалаткада һәм тест уздыру пунктында дәвам итәчәк.

Һәр катнашучыга спортчының тизлеген билгеләүче номер язылган чип, истәлеккә футболка, медаль тапшырачаклар. 42,2 чакрым аралыкка батырчылык итүчеләрне исә токмачлы кичке аш көтә. Башка еллардан аермалы буларак, быел балалар өчен дә аерым дистанция билгеләнгән.

Бу көнне Казан йөгереп кенә калмый, ә ЗАБЕГ.РФ проектында да катнаша. Татарстан башкаласыннан тыш, Россиянең тагын ун шәһәре ярыммарафон һәм кыска дистанцияләргә баса. Проект нәтиҗәсендә илнең иң яхшы йөгерүче башкаласы билгеләнәчәк.

Фото: tatathletics.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading