Җиңү өчен 60лап спортчы көч сынашуы көтелә. Араларында Татарстанны таныткан спорты Александр Курамшин да бар. Чемпионатта барлыгы 13 комплект медаль уйнатыла.
Казандагы ярышлар әлеге спорт төре буенча Россиядә сезонга да йомгак ясаячак. Әмма әле спортчылар өчен халыкара ярышлар тагын да булачак: ел азагына кадәр дөнья чемпионатының Кытай, Һиндстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә өч этабын уздырасы, Португалиядә Европа чемпионаты этабында көч сынашасы бар. Шуңа да Кабан күлендә осталыгын күрсәтергә илнең иң көчле спортчылары җыелуына шикләнергә кирәкми, арада дөнья рейтингы әйдәманнары да бар, ди оештыручылар.
– Казандагы әзерлек дөнья һәм Европа чемпионаты ярышларыннан калышмый, – диде журналистларга Россия Су-мотор спорты федерациясенең генераль сәркатибе Петр Пылаев. – Моның өчен Татарстан Президентына, республика Хөкүмәтенә, Спорт министрлыгына рәхмәтебезне җиткерәм. Спортчыларга бар осталыкларын күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Комментарийлар
0
0
Алла Бирса тамашаны карарга барабыз!!
0
0