Казанда октябрьдә узачак БДБ илләре уеннары 2021 елга күчерелде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
«Зур проектны – БДБ илләре уеннарын күчерергә туры килде. Без аны берничә тапкыр күчердек – августтан сентябрьгә, аннары сентябрьдән октябрьгә. Оештыручылар буларак, без барысын да эшләр идек, әмма кризис башланды, – диде ТР Спорт министрлыгы башлыгы. – Ил җитәкчелеге чараны 2021 елга күчерергә карар кылды».
В.Леонов билгеләп үткәнчә, спорт чарасын уздыруның яңа даталары әлегә расланмаган. БДБ илләре уеннары июль башында яки август ахырында, Токиодагы җәйге Олимпия уеннарына кадәр яки аннан соң узачак дип ниятләнә. «Без федерацияләр, Россия Спорт министрлыгы белән бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Пандемия аркасында гамәлдән чыгарылган мәдәни һәм эшлекле программаны тагы да баерак итеп әзерләргә телибез», – дип билгеләп үтте ТР спорт министры.
Комментарийлар