Казанда хоккей буенча Бөтенроссия студентлары уены узачак. Бу Россия тарихында беренче тапкыр, моңарчы мондый ярышлар үткәрелмәгән иде. Декабрьнең 15еннән 18енә чаклы илнең иң зур дүрт югары уку йорты командалары көчләрен сынап караячаклар.
Татарстанга киләчәк Мәскәү дәүләт техник, Санкт-Петербург политехник, Омск дәүләт университетлары командалары, үз шәһәрләренең студентлар лигаларында чыгыш ясап, инде тәҗрибә туплап өлгергәннәр. Ярышларда Казан һәм Татарстан данын КФУ командасы яклаячак.
Казанның Хоккей федерациясе әлеге ярышларны сәламәт яшәү рәвешен, студентлар хоккеен пропагандалау, Россия төбәкләре студентларының тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан уздыра. Турнир ике этаптан торачак. Җыелган очколар буенча, икенче турда соңгы ике урынны алучылар - бронза, ә беренче ике команда алтын һәм көмеш медальләр һәм кубок өчен көрәштә көчләрен сыный.
Казанлылар беренче көндәшләре - Санкт-Петербург хоккейчылары белән 15 декабрьдә очраша. Омск командасы белән исә - 16, ә мәскәүлеләр белән 17 декабрьдә көч сынашачак. Финал уеннары - 18 декабрь көнне. Ярышлар «Зилант» спорт комплексында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар