16+

Кәбисә елын Татарстанның спорт грандлары ничек кичерде?

Спортта сезон календарь елына тәңгәл килмәсә дә, ел ахырында нәтиҗәләр ясау гадәткә кергән. Татарстанның спорт грандлары өчен 2012 елны, гомумән алганда, уңай ел булды дип әйтә алабыз. Узган ел Татарстан, ил тарихына гына түгел, халыкара спорт тарихына кереп калырлык иң зур вакыйга, ул әлбәттә, волейбол буенча ирләр җыелма командасының 32...

Кәбисә елын Татарстанның спорт грандлары ничек кичерде?

Спортта сезон календарь елына тәңгәл килмәсә дә, ел ахырында нәтиҗәләр ясау гадәткә кергән. Татарстанның спорт грандлары өчен 2012 елны, гомумән алганда, уңай ел булды дип әйтә алабыз. Узган ел Татарстан, ил тарихына гына түгел, халыкара спорт тарихына кереп калырлык иң зур вакыйга, ул әлбәттә, волейбол буенча ирләр җыелма командасының 32...

Россиянең спорт журналистлары федерациясе Лондон Олимпиадасы триумфаторы Владимир Алекноны елның иң яхшы тренеры дип, ә ирләр волейбол командасын елның иң яхшы командасы дип игълан итте. Лондонда биш партиядән торган драматик финал матчының «аягы» җиңел булды. Алекно җитәкләгән «Зенит» та хәзер күпчелек җиңүләрен хәлиткеч партиядә - тай-брейкта яулый башлады. Казан волейболчыларының уены шуңа күрә тагын да мавыктыргычка әйләнде. Олимпиада биргән җиңүләр рухы «Зенит»ны бу сезонда яңа рекордка канатландырды. Казан клубы Европаның иң мәртәбәле волейбол турниры Чемпионнар лигасының яңа тарихына төркем этабын җиңелүләрсез һәм бер партияне дә оттырмыйча үтә алган әлегә бердәнбер команда булып кереп калачак.
«Ак Барс» өчен 2012 ел кайбер эчке тетрәнүләрдән соң тынычлану, элеккеге тотрыклы мохитне кайтару елы булды. Зиннәтулла Билалетдиновка алмаш итеп Владимир Крикуновны Казанга чакыру өметләрне акламады. Уенчылар-тренер каршылыгының нәтиҗәсе - узган сезон казанлылар өчен уңышсыз тәмамланды. Аның каравы яңа сезонда Билалетдинов белән Казанда эшләп киткән үз кешебез Валерий Белов килгәч, команда элеккеге уенын күрсәтә башлады. Нәтиҗәсе күз алдыбызда: «барс»лар - көнчыгыш конференциясе лидерларының берсе.
Ә менә узган кәбисә елын «Рубин» өчен бик үк уңайлы ел дип санап булмый. Моңарчы һәркем үз эшен белеп башкара торган команданы узган ел интригалар какшата башлады. Баштарак яңа президент Самаренкин белән баш тренер Бердыев каршылыгы. Самаренкин китү дә вазгыятьне тотрыклыландыра алмады. Соңрак «мәңгегә кагылгысыз» ярлыгы тагылган Бердыев урындыгы да какшады. Футбол тирәсендәге интригаларның тизрәк тәмамланып, Казан клубының бу елда бары уңышлы уеннары белән генә ел сәхифәсенә кереп калуын телибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading