16+

Күңелләрдә урын тармыни?

Узган елгы Лондон Олимпиадасында безнең көрәшчеләр 11 медаль яулап сөендерде. Шуларның дүртесе иң югары пробалы алтын иде. Ни кызганыч, киләчәктә мондый матур җиңүләрдән бөтенләй мәхрүм калуыбыз бар.

Күңелләрдә урын тармыни?

Узган елгы Лондон Олимпиадасында безнең көрәшчеләр 11 медаль яулап сөендерде. Шуларның дүртесе иң югары пробалы алтын иде. Ни кызганыч, киләчәктә мондый матур җиңүләрдән бөтенләй мәхрүм калуыбыз бар.

Россия җыелма командасына Олимпия уеннарында иң күп медальләр китерә торган ирекле стильдәге һәм грек-рим көрәше Олимпиада программасыннан төшеп калырга мөмкин. Халыкара Олимпия комитетының Башкарма комитеты спорт көрәшен 2020 елгы уеннар программасыннан төшереп калдыру инициативасы белән чыкты. Дөрес, әлегә ул тәкъдим генә. Бу хакта хәлиткеч карар быел сентябрь аенда Халыкара Олимпия комитетының Буэнос-Айреста узачак 125 нче сессиясендә чыгарылачак. Спорт көрәше төшеп калган сурәттә, Олимпия программасында аның урынын алуга ушу, каратэ, софтбол/бейсбол кебек төрләр дәгъва итә. Ә бит көрәш гадәти спорт төре генә түгел, Олимпиадалар тарихының аерылгысыз өлеше дә. Ул бер гасырдан артык - 1896 елдан бирле Олимпия уеннарының бизәге булып хезмәт итте. Аның төшеп калу ихтималы турындагы хәбәрнең әлеге спорт төре ныклы үсеш алган илләрдә зур шау-шу тудыруы урынлы.
Берләшкән көрәш стильләре халыкара федерациясе (FILA) составына бүген 200гә якын илнең милли федерацияләре керә. Олимпия комитетының тәкъдимен беренчеләрдән булып Россия, АКШ, Германия, Төркия, Болгария, Греция, Иран, Һиндстан, Украина, Әзәрбайҗан, Белоруссиянең олимпия комитетлары, федерацияләре җитәкчеләре, тренерлары һәм көрәшчеләре тәнкыйтьләп чыкты. Россиянең Спорт көрәше федерациясе ачык хат урнаштырды. «Әлеге спорт төрен Олимпия уеннары программасында саклап калу өчен, милли федерацияләрне көчләрен берләштерергә чакырабыз», дигән юллар бар анда.
Россиянең Олимпия комитеты президенты Александр Жуков Халыкара Олимпия комитеты президенты Жак Роггега рәсми мөрәҗәгатендә әлеге мәсьәләне уртага салып сөйләшергә тәкъдим итә.
Грек-рим көрәше буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Александр Карелин Халыкара Олимпия комитетының мондый позициясен совет һәм Россия көрәшчеләренең гомер-гомергә булган өстенлегенә чик кую омтылышы дип бәяли. Бу карарны ул Олимпия традицияләрен җимерүгә китерәчәк, дип исәпли.
«Көрәшчеләр өчен Олимпиаданы үз-үзләрен, Ватаннарына булган хөрмәтләрен күрсәтү өчен бердәнбер мөмкинлек дияргә була», - дип искәртә 2000 елгы Сидней Олимпиадасында безнең Карелинны җиңгән чемпион Рулон Гарднер. USA Wrestling ассоцациясе башкарма директоры Рич Блендер да Халыкара Олимпия комитеты тәкъдимен ишетергә дә теләми. Ул АКШның бу карарны үзгәртергә чакырган халыкара кампанияне җитәкләячәген хәбәр итә. АКШның Олимпия комитеты башкаручы директоры Скотт Блэкман да көрәшне саклап калу өчен бөтен тырышлыгын куячагын ышандыра. «Көрәшнең тарихын һәм традицияләрен, популярлыгын һәм универсальлеген исәпкә алганда, Халыкара Олимпия комитетының бу фикере бик сәер тоела. Шулай да моның әлегә тәкъдим генә булуын онытып җибәрмик. Бу спорт төренең дөньяда мөһим роль уйнавын исбатлый алырбыз», - дигән ышанычта кала ул.
Берләшкән көрәш стильләре халыкара федерациясе ныклы чаралар күрүне җитәкчелекне алмаштырудан башлады инде. Шушы көннәрдә генә FILA президенты Рафаэль Мартинетти отставкага җибәрелде. FILA бюросы утырышында, килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләү өчен, махсус комиссия дә төзелгән.
Көрәшнең үз урынын саклап калачагына өмет бар үзе. 2020 елгы Олимпиаданы кабул итү хокукын алу өчен Мадрид, Истанбул һәм Токио шәһәрләре дәгъва итә. Җиңүченең исеме сентябрь аенда игълан ителәчәк. Испаниядән аермалы буларак, Төркия белән Япониядә спорт көрәше зур популярлык казана. Бу ике ил әлеге спорт төренең позицияләрен саклап калу өчен дә көрәшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading