23 һәм 24 март көннәрендә Казанның «Ак Барс» хоккей Командасы Гагарин Кубогының ярымфиналы кысаларында Чиләбе «Трактор»ын кабул итте.
23 март көнне беренче уенда ук казанлыларның хәрәкәт ягыннан да, капкага һөҗүм итү ягыннан да өстенлеге күзгә бәрелеп торды. Шулай да, уен бөтенләй мантыйк буенча бармады. Бер минут ярым уйнаганнан соң, Вадим Хомицкий, «Ак Барс»ны азчылыкта калдырып, штраф эскәмиясенә кереп китте. Иң беренче һөҗүмнәрендә үк кунаклар Казан җанатарларының кәефен кырды: 2 нче минутта Евгений Кузнецов алканы Барулин капкасына кертте - 0:1.
«Барслар» никадәр генә капкага сукмасын, Чиләбе капкачысы Майкл Гарнеттны алдый алмадылар. «Трактор» уенчысы Андрей Костицын ике минутка штрафка чыккач кына, Илья Никулинның сугуын Данис Зарипов аз гына төзәтеп җибәреп, гол кертүгә иреште. 11 нче минутта әнә шулай исәп 1:1гә әверелде.
Калган ике периодта да уен шушы рухта барды. Командалар һөҗүм итә, капкачылар осталыкларын күрсәтә тордылар. Овертаймның 5 нче минутында гына «Ак Барс» сакчысы Константин Корнеев кунаклар капкасы янында өелгән «чүмәлә»дән алканы тартып чыгарып, капкага төртеп кертте. 2:1 исәбе белән җиңеп, Казан командасы алга чыкты.
24 март көнне үткән икенче уенда да мәйдан хуҗалары отты. Беренче период тигез генә барса, икенче периодта «Ак Барс» ике җавапсыз гол кертеп куйды. Башта, күплектән файдаланып, Денис Куляш алканы кунаклар капкасына юнәлтте. Аннары контрһөҗүм вакытында Данис Зарипов Алексей Морозовтан килгән алканы оста гына Гарнетт капкасына шудырды.
Өченче периодның 53 нче минутында «тракторчылар» исәптәге аерманы киметүгә иреште. Ян Булис капкачыбыз Константин Барулинның сугу мизгелен күрмәвеннән файдаланды - 2:1. Әмма 56 нчы минутта, күп челектән файдаланып, Яркко Иммонен, исәпне 3:1 итеп, мәйдан хуҗаларына җиңү алып килде.
«Ак Барс» сериядә 2:0 исәбе белән алда бара. Киләсе ике уен 27 һәм 28 март көннәрендә Чиләбедә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар