16+

Көрәш федерациясе Казанда да көрәшне үстерергә тели

Республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров эш сәфәрләрен Казанда дәвам итте.

Көрәш федерациясе Казанда да көрәшне үстерергә тели

Республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров эш сәфәрләрен Казанда дәвам итте.

Казанда шактый борынгы, хәтта совет елларында да татарча укыту белән шөгыльләнгән 80нче мәктәп бар. Атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйри яшәгән йорт янында гына ул. Бүгенге көндә биредә директор булып озак еллар Кукмара районында мәгариф бүлеге башлыгы булып хезмәт куйган Роберт Миясәр улы Мансуров эшли. Кукмара районында балалар арасында көрәш белән шөгыльләнү мөмкинлекләре һәрчак булганын беләбез. Әлеге эшкә турыдан туры катнашы булган Роберт Мансуров милли төребезгә булган мөнәсәбәтне Казан шәһәрендә дә булдырырга алынган булса кирәк. Күптән түгел ул республиканың көрәш федерациясенә мәктәп спорт залына көрәш келәмнәре сорап мөрәҗәгать иткән. Бүген көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров әлеге мәктәптә булган, яшь көрәшчеләр белән очрашкан, аралашкан.

Реклама

Шулай ук башкарма директор бүген данлыклы ветеринар академиясендәге көрәш секциясендә дә булган. Көрәш серләренә биредә данлыклы спортчы, данлыклы тренер Анатолий Бозин һәм спорт остасы Әнис Миндубаев төшендерә. Әлбәттә, элеккеге еллардагы кебек биредә көрәшчеләр саны зур түгел, ләкин уку йортына килгән егетләр теләк белдерсә, нәкъ менә биредә шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. "Ни өчен бу уку йортына бардыгыз?" дигән сорауга Марсель Таһиров болай җавап бирде: "Казанда да милли спорт төребез белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Егетләр дә, тренерлар, заллар да җитәрлек. Теләк кенә булсын. Федерация, әлбәттә, бу юнәлештә дә эшчәнлек алып барырга һәм активлаштырырга тиеш. Бу - федерация җитәкчесе Марат Әхмәтовның да ихлас бер теләге", дип җавап бирде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading