16+

Махсус хәрби операциядә тагын бер көрәшче егетебез һәлак булган

Татар көрәшендә дә, билбаулы көрәштә дә зур уңышка ирешә башлаган иде ул.

Махсус хәрби операциядә тагын бер көрәшче егетебез һәлак булган

Татар көрәшендә дә, билбаулы көрәштә дә зур уңышка ирешә башлаган иде ул.

Булат Вафинның махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында дусты Шамил Локманов көрәшчеләр төркемендә хәбәр итте. «Бер ай элек һөҗүмгә кергәннәр. Булат взвод командиры иде дип беләм. Бер айлап бернинди хәбәр, элемтә булмый. Ниһаять, шушы көннәрдә Булатның һәлак булуы турында билгеле була. Киләсе атнада Түбән Камада җирләячәкләр», дип хәбәр итте Шамил «ШК» хәбәрчесенә.

Булат Вафинны үзем дә шактый күреп белә идем, яшьләр арасындагы ярышларда бил бирмәс талантлы егетләрнең берсе иде ул. Тумышлары белән Мамадыш районыннан, соңрак гаиләләре белән Түбән Камага күченгән булалар. Татарстанның Беренче Президенты Кубогы ярышларында да, яшьләр арасында Татарстан, Россия беренчелекләрендә дә җиңү яулаган егет иде. Билбаулы көрәштә дә шактый уңышларга ия булды ул. 2013 елда Казанда узасы Универсиадага да сайлап алу бәйгесендә катнашкан иде. Өлкәннәр арасына ничектер кереп китә алмады кебек ул. Армиягә китте. Махсус хәрби операция зонасында да инде шактый булган икән. Шамил Локманов белдергәнчә, чираттагы кыска вакытлы ялына кайтып, Данил Галиев турнирыннан соң хезмәт иткән җиргә киткән була.

Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

12

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading