16+

Милләтләр кроссы – 2012

Бу атнаның якшәмбесендә (23 сентябрь), һәр елны үткәрелә торган Бөтенроссия йөгерүчеләр көне кысаларында, «Милләтләр кроссы» оештырылачак. Казанда әлеге чара берьюлы дүрт мәйданда үтәчәк.

Милләтләр кроссы – 2012

Бу атнаның якшәмбесендә (23 сентябрь), һәр елны үткәрелә торган Бөтенроссия йөгерүчеләр көне кысаларында, «Милләтләр кроссы» оештырылачак. Казанда әлеге чара берьюлы дүрт мәйданда үтәчәк.

Тынычлык бистәсенең каенлыгы - «Милләтләр кроссы»ның төп мәйданчыгы. Биредә Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр старт алачак. Керү урыны - «Урман шәһәрчеге» торак комплексы. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен старт «Ватан» спорт комплексында бирелә һәм алар Җиңү проспекты буйлап йөгерәчәкләр. Казан ипподромы территориясенә (П.Лумумба урамы) Совет районында яшәүчеләр чакырыла. Киров һәм Мәскәү районнары халкының старт алу урыны - Юдино бистәсендә урнашкан «Локомотив» стадионы.
«Милләтләр кроссы»нда катнашучыларның яшенә карап, бердән алып дүрт чакрымга хәтле стартлар бирелә, шулай ук гаиләләр ярышы да узачак.
Кросста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар Үзәк стадионда кабул ителә. Катнашучыларның паспорты яки туу турындагы таныклыгы һәм медицина полисы булуы шарт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading