16+

МОРОЗОВ – «Меңлек клубы»нда!

«Ак Барс» чираттагы уенын Новокузнецк шәһәренең жирле «Металлург»ы белән уздырды. Очрашуның икенче минутында ук исәпне ачкан хуҗалар ике периодта өстенлекне үз кулларында тотсалар да, казанлыларга бирелергә мәҗбүр булды. Соңгы периодта «Ак Барс» ике гол кертеп, минималь исәп - 2:1 белән җиңүгә иреште.

Бу уенда соңгы гол Алексей Морозов исәбендә. Шушы голны кертеп, Казан командасы капитаны үзенең карьерасында 1000 очко туплауга иреште. Мәскәүнең «Крылья Советов» клубында уйный башлаган Морозов Милли хоккей лигасында («Питсбург») да үз көчен сынап карый. Биредә ул барлыгы 228 очко җыюга ирешә. 2004 елдан бирле Казанда уйнаган һөҗүмче Россия чемпионатында (КХЛ белән бергә) 698 уенда 669 очко туплаган. Шулай ук ул Европа кубогы һәм дөнья чемпионаты матчларында 103 очко җыйган.
Алексей Морозовка хәтле бу күрсәткечкә С.Федоров, С.Макаров, И.Ларионов, А.Ковалев, А.Могильный, А.Яшин, В.Козлов кебек күренекле хоккейчылар ирешкән иде. «Меңлек клубы»на яңа гына кергән 35 яшьлек Морозов әле бүген дә сафта, ничә ел рәттән «Ак Барс»ның капитаны булып кала бирә. Карьерасын тәмамлау турында Алексей әлегә сөйләнми. Димәк, моңарчы җыелган 1000 очко белән генә канәгатьләнеп калмаячак.
«Әлбәттә, бу күрсәткечкә ирешү күңелле хәл, - ди бу хакта спортчы. - 2000гә хәтле барып җитеп булмас, ләкин командага хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәкмен. Меңенче очко китергән алканы истәлеккә саклыйм».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading