16+

Нәрсәләр бик яхшы булды? Ниләр җитмәде? Россия Кубогы ярышына бераз күзәтү

Казанда көрәш буенча Россия Кубогы ярышы булып узды. Безнең Татарстан командасының баш тренеры вазыйфасын Илнур Хәйбуллин башкарды.

Нәрсәләр бик яхшы булды? Ниләр җитмәде? Россия Кубогы ярышына бераз күзәтү

Казанда көрәш буенча Россия Кубогы ярышы булып узды. Безнең Татарстан командасының баш тренеры вазыйфасын Илнур Хәйбуллин башкарды.

Ярышта нәрсәләр бик әйбәт булды?  Ниләр җитеп бетмәде? Нинди тәкъдимнәр бар? Илнур Хәйбуллин белән шулар хакында сөйләшеп алдык. 
- Илнур Нурисламович, тулаем алганда, Россия кубогы ничек узды? Тудырылган шартлар, келәмдә бәяләүләрдән канәгать калдыгызмы?
- Минемчә, Россия Кубогы бик яхшы, югары нотада үтте, дияр идем. Узган ел да Татарстан командасының баш тренеры мин идем. Чагыштырып шуны әйтәм алам: быел командалар саны да арткан һәм көчле көрәшчеләр дә күбрәк килде. Мәсәлән, Санкт-Петербургның, алар өчен чыгыш ясаучы безнең көрәшчеләр белән бергә, үзләренеке дә шактый килгән иде. Төмән дә бик сөендерде. Аларның тренеры белән без бик яхшы таныш. Сөйләштек, көрәш буенча үзләренең төркемнәре дә бар икән. Монысы да безне шатландыра. Бик әкрен темплар белән булса да, көрәш үсеше бар. Иң мөһиме - бара.

- Безнең команда көрәшчеләре 7 - алтын , 1- көмеш, 2 бронза медаль яулады. Составның чыгышын ничек бәялисез?
- III урынга килгәндә, монда аңлашыла, егетләр үз авырлык категориясендә чыгыш ясамады (Илнар Закиров - беренче тапкыр 75 кг.да, Ислам Кәримов 70 кг.да көрәште). Бәлки, әлегә бераз күнеп өлгермәгәннәрдер. Монда физик сыйфатлар бераз башкачарак. Ә тизлек буенча алар көндәшләрдән бер дә калышмады. Илнар Закиров - бик яхшы, көчле, югары дәрәҗәле, күп функцияле көрәшче. Шунысы да бар: Россия Кубогына хәтле, әле сишәмбе көнне генә без Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайттык. Анда Дөнья чемпионатында чыгыш ясадык. Радик Сәлахов, Илнар Закиров та командада иде. Миңа калса, бу фактор да йогынты ясагандыр: очыш, ару, акклиматизация һ.б. Чөнки Илнар анда да 68 кг га авырлык куды. Россия Кубогына ял итеп килсә, бәлки, башкача булыр иде. Башка егетләр үз авырлык категориясендә иде. Тулаем алганда, яхшы, тиешле дәрәҗәдә көрәшеп чыктылар. 

- Илнур Камалов та финалга хәтле бик матур килеп җитте. Составта ул - иң олысы.
- Илнур белән дә бу хакта сөйләштек: ни дисәк тә, командада егетләр - яшьләр, аларның "функционалка"сы да башка дәрәҗәдә. Илнурга, 38 яшендә шундый югары нәтиҗәләр күрсәтүе өчен, "Афәрин!" дияргә кирәк. Бу ярышта аның запасы яхшы иде. Моңа өстәп, ул да кыска вакыт эчендә шактый авырлык куды. Операцияләре дә булды. Яхшы көрәшеп чыкты. Финалда да беренче 2 минутта әйбәт дәрәҗәдә барды. Россия Кубогында кагыйдәләр бераз үзгә. Монда активлык юк. Бу планда егетләргә бераз кыенрак. Минем фикеремчә, кагыйдәләр бертөрле булырга тиеш. Чөнки берсеннән икенчесенә күчү авыр. Республикада - бер, Россиягә икенче кагыйдәләр белән барабыз. Шул ягы кыенрак. Бигрәк тә балаларга авыр. Илнур белән без финалга хәтле куелган "установка"лар буенча бардык. Финалда 2 минуттан соң "фунционалка" бераз сынатты. Мондый ярышлар өчен II урын - яхшы нәтиҗә. Әгәр тренировкаларга даими йөрүен дәвам итсә, Илнурның тагын ике ел иркенләп көрәшерлеге бар әле. Аның базасы яхшы. 

- Үзегездә шөгыльләнүче егетләрне дә аерып әйтәсе килә. Республика буенча җыелган команда составында 10 егет арасыннан сезнекеләр өчәү I урынны алды. Бу - бик зур күрсәткеч! Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдиновларны әйтеп тә тормыйбыз инде. Егор Такарлыков белән Оренбург өлкәсе данын яклаучы Айрат Сәмигуллин көрәшкәндә, бераз борчылып тордык. Бик озак бил алыштылар. Егор турында да фикерләрегезне әйтсәгез иде. 

- Үз егетләребез турында нәрсә әйтә алам: атнага алты көн тренировкада без. Шимбә генә ял итәбез. Егор белән Россия Кубогына әзерләндек. Моңа хәтле, үзебезне сынап карау максатыннан, Уфага Дөнья Кубогына бардык. Анда Егор III урын алды. Билбау көрәше буенча да ярышларга күп йөрибез. Әлегә бар да яхшы бара. Хәзер билбау көрәше буенча "стенка" ярышына әзерләнәбез. Әлеге халыкара турнирда җыелма команда булачак. Татарстаннан яхшы состав куябыз, Аллаһ боерса. Гыйнвардан башлап ай саен икешәр-өчәр зур ярыш китә. Төркемнәр белән эшләгәндә, башкача була да алмый. План буенча барысын да йөреп чыгабыз.

Россия Кубогы, алда әйткәнемчә, югары дәрәҗәдә узды, дип саныйм мин. Оештыру да яхшы булды. Елдан-ел үсеш күзәтелә бара. Өстәп бер генә теләкне җиткерер идем: күбрәк кешене катнаштырсалар, мәсәлән, республикадан, ким дигәндә, ике команда куйдырсалар, тагын да яхшы булыр иде. Бу бит - исемнәр яуларга мөмкинлек бирүче ярыш. Андый ярышлар аз. Разрядларны үтәргә кирәк. Таләпләр дә хәзер катлаулана бара. Күп егетләрнең вакыт ягы кыса бара. Хәзер үзләрен сынап карарга тагын бер ел көтәргә кирәк. Билбау көрәше буенча, мәсәлән, Россия Кубогы ярышларына Татарстаннан өчәр команда белән йөрибез. Көрәштә дә шулай эшләсәләр, ничек яхшы булыр иде. Бу, әлбәттә, минем фикер генә. 

Лилия Йосыпова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading