«Бабай көрәшче иде, әти көрәшмәде. Бертуган энем балалар көрәшендә бил алышты да, үскәч, көрәш мәйданы янына якын да килмәде. Ә мин менә кулдан сөлге төшсә дә һаман да келәм исен исним әле», ди Ранис.
Скопировать ссылку

Теләче районының Олы Мишә авылында туып-үскән көрәшчебез Ранис Галимуллин сокландык әле. 32 яшенә кадәр келәмдә көч сынашып, олы дәрәҗәләргә ирешкән: ул 4 мәртәбә Россия һәм Татарстан чемпионы, 3 тапкыр Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры, БРИКС уеннары җиңүчесе. Ел ярым элек кенә көрәштән киткән. Ни дисәң дә, өч бала әтисен бер яктан тормыш басса, икенче яктан ул барыбер көрәш спортында, тик хәзер иганәче сыйфатында. – Ике кызымнан соң ел ярым элек кенә төпчеге – улым туды. Үз бизнесым – газофикация юнәлешен колачлаган оешмамны булдырдым. Аллаһыга мең шөкер, эшлибез. Көрәшче егетләрне дә ташламыйбыз. Күңелләре үссенгә матди ярдәм җәһәтендә терәк була алсак, республикабызга әле байтак еллар буена яшь көрәшчеләр әзерләргә ышаныч бар, – ди ул.
Комментарийлар