16+

Россия җыелмасында – биш «Рубин» уенчысы

Россиянең футбол буенча җыелмасының киңәйтелгән составы билгеле булды. Араларында Казанның «Рубин» клубының биш уенчысы бар. Төп состав бер атнадан игълан ителәчәк.

Россия җыелмасында – биш «Рубин» уенчысы

Россиянең футбол буенча җыелмасының киңәйтелгән составы билгеле булды. Араларында Казанның «Рубин» клубының биш уенчысы бар. Төп состав бер атнадан игълан ителәчәк.

28 август-3 сентябрь аралыгында җыелма Новогорскка тренировкаларга китә. 3 сентябрьдә үк җыелманың сезонда беренче уены - Мәскәүнең «Динамо» футбол клубы белән очрашуы булачак. Бүгенгә командада - 28 спортчы.

- Команданың күбесе - җыелмага чакырылмаган яки даими чакырылмаган кешеләр. Исемлектә шулай ук Конфедерацияләр Кубогында катнашкан спортчылар да бар. Элеккеге состав белән элемтәне югалтмаска кирәк, - диде Россия җыелмасының баш тренеры Станислав Черчесов.

Капкачылар: Андрей Лунев («Зенит», Санкт-Петербург), Александр Селихов («Спартак», Мәскәү), Андрей Синицын («Краснодар»).

Сакчылар: Владимир Гранат, Руслан Камболов, Эльмир Нәбиуллин («Рубин», Казан), Вячеслав Караваев («Спарта», Чехия), Илья Кутепов («Спартак», Мәскәү), Роман Нойштедтер («Фенербахче», Төркия), Марио Фернандес (ЦСКА, Мәскәү), Евгений Чернов, Виталий Шахов («Тосно»).

Ярымсакчылар: Владислав Игнатьев, Алексей Миранчук, Антон Миранчук, Дмитрий Тарасов («Локомотив», Мәскәү), Далер Кузяев («Зенит», Санкт-Петербург), Магомед Митришев («Ахмат», Грозный), Павел Могилевец («Ростов»), Магомед Оздоев («Рубин», Казан), Вячеслав Подберезкин («Краснодар»), Константин Рауш («Кельн», Германия), Дмитрий Стоцкий («Уфа»), Денис Черышев («Вильярреал», Испания).

Һөҗүм итүчеләр: Антон Заболотный («Тосно»), Владимир Ильин («Урал», Екатеринбург), Максим Канунников («Рубин», Казан), Кирилл Панченко («Динамо», Мәскәү).

Фото: tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading