16+

«Рубин» президентлы булды

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Рубин» футбол клубының попечительләр советы утырышы узды.

«Рубин» президентлы булды

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Рубин» футбол клубының попечительләр советы утырышы узды.

Анда «Рубин» президенты Валерий Сорокинның отставкасы кабул ителде.
Попечительләр советы Валерий Сорокинга футбол клубы президенты вазифасында башкарылган җитди эше өчен рәхмәт белдерде. Миңнеханов тәкъдиме белән «Рубин»ның яңа президенты итеп, бертавыштан, Казан мэры Илсур Метшин сайланды. Попечительләр советы «Рубин»ның яңа президентына клубның баш тренеры Ринат Биләлетдинов белән контрактны өзүне йөкләде.
- Минем өчен бу көтелмәгән тәкъдим булды. Фамилиям исемлектә беренчеләрдән торуын белсәм дә, гаҗәпләндем, - диде соңрак Илсур Метшин. - Бу зур җаваплылык. Безнең барыбыз өчен дә «Рубин» яраткан клуб кына түгел, Кремль, чәк-чәк һәм Сөембикә кебек үк республика, башкала бренды да. Аның аша Казанны чит илләрдә беләләр. Инде ун ел элек Беренче Президент Минтимер Шәймиев традиция буенча Исхаковтан соң миңа клубка җитәкче булырга тәкъдим иткән иде. Тик анда башка бурычлар бар иде, мин өч елга чигерүне сорадым. Соңрак Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнь­я чемпионатына әзерлек һәм уздыру эшләре булды, шуңа күрә мин клубны хәзер генә җитәкли алдым.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 31 августта Ринат Биләлетдиновка, команданың уйнау дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, үз теләге белән отставкага китәргә тәкъдим иткән иде.
«Рубин»ның генераль директоры итеп Илгиз Фәхриев билгеләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading