16+

«Рубин» «Урал»ны тар-мар итте

Казанлылар ил чемпионатының 7 нче туры кысаларында «Урал» белән очрашты. Корбан Бердыев шәкертләре, чит кырда уйнасалар да, 17 нче минутта ук исәпне ачуга иреште.

«Рубин» «Урал»ны тар-мар итте

Казанлылар ил чемпионатының 7 нче туры кысаларында «Урал» белән очрашты. Корбан Бердыев шәкертләре, чит кырда уйнасалар да, 17 нче минутта ук исәпне ачуга иреште.

Натхо туп белән алга ыргылды һәм аны штраф мәйданчыгына бирде. Рондон, тупны күкрәге белән кабул итеп, аны якын арадан капкага кертте - 0:1.
Икенче тайм башында «Рубин» өстенлекне арттыруга иреште. Мавинга, осталык күрсәтеп, тупны көндәшләрдән тартып алды һәм аны Натхога юнәлтте. Ул исә аның белән ярты кырны диярлек йөгереп узды һәм аны сулга - Натхога типте. Натхо, капкачының алга чыгуыннан файдаланып, тупны ерак штангага озатты - 0:2.
Өченче тупны Рондонның хет-тригы дип карарлык. 20 минут узуга, Ерохин пасны артка - Рондонга бирде. Моны һич көтмәгән Тумасян һөҗүмчегә үзен алдау мөмкинлеге тудырды. Алга таба инде матчның язмышын Рондонның техник осталыгы хәл итте - 0:3.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading