16+

«Рубин» яңарды (ФОТОЛАР)

Яңа сезон башланыр алдыннан «Рубин» футбол клубы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда җанатарлары өчен грандиоз фан-фест уздырды. Бүгеннән клуб «Яңа тренер, яңа уенчылар, яңа команда!» дигән шигарь астында эшлиячәк.

Ләкин бу үткәнне оныту дигән сүз түгел. Клубның яңа логотибы команданың 1996 елдагы беренче эмблемасын хәтерләтә. Бу эмблема белән команданың «алтын» чоры, беренче һәм иң зур җиңүләре бәйле. Коллектив кайчандыр аның белән Чемпионнар лигасында «Барселона»ны җиңгән иде. Яшел, ак, кызыл төсләрне берләштергән калкан Татарстан флагын символлаштырачак.
Сезон өчен яңа өч комплект форма да әзерләнгән иде, аларны клубның уенчылары Эльмир Нәбиуллин, Максим Канунников һәм Гекдениз Карадениз тәкъдим иттеләр. Футболкаларның җиңнәренә Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете, Спас манарасы символлары төшерелгән.

Бер атнадан безнең егетләр Пермьнең «Амкар» клубы белән очрашачак. Яңа киемнәрнең бә­рәкәте булырмы-юкмы икәнен шушы уен күрсәтәчәк тә инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading