16+

Сәламәтлек Спартакиадасында мамадышлылар җиңде

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексына җыелган һәркем өчен бу сүзләр шигарь булып яңгырагандыр. Биредә «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы узды. Әлеге чара компаниянең 20 еллыгына багышланган иде.

Сәламәтлек Спартакиадасында мамадышлылар җиңде

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексына җыелган һәркем өчен бу сүзләр шигарь булып яңгырагандыр. Биредә «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы узды. Әлеге чара компаниянең 20 еллыгына багышланган иде.

"Татспиртпром» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Ринэль Нуретдинов катнашучыларны сәламләгәннән соң, чараның иң кызык өлеше башланды. Сүз уңаеннан, җитәкче үзе дә чаңгы ярышларында катнашты. Бәйрәмгә "Татспиртпром"ның барлык филиалларыннан җитәкчеләр, хезмәткәрләр килгәннәр. Мамадыш спирт заводы, Чистай, Түбән Кама ликер заводлары, «Татспиртпорм» үзәк аппаратының җыелма командасыннан да катнашучылар бар иде монда. Спартакиадада барлыгы 300 спортчы катнашты.

Любовь Новокупова "Казанский" шәраб җитештерү заводыннан. 17 ел укытучы, аннары социаль хезмәткәр булып эшләгәннән соң, ул спирт эчемлекләре җитештерү өлкәсенә килгән. Бүген өстәл теннисы ярышларында катнаша.

- Теннис ракеткасын моннан 30 ел элек кулыма алган идем. Шуннан бирле бу спорт төренә гашыйк булдым,- ди Любовь ханым. Уенга әзерләнеп, күнекмәләр ясаган икенче бер катнашучы Оля Веселова Усад спирт заводыннан. Аның өчен бу чара, беренче чиратта - бергә җыелу, очрашып күрешү. Спортта көчеңне сынап карау мөмкинлеге дә. Спартакиадада катнашучылар 9 спорт төре буенча көч сынашты. Аркан тартышу, шашка, шахмат, ату, волейбол дисеңме. Чаңгы ярышлары аеруча күңелле узды. Ир-атлар, хатын-кызлар төрле дистанцияләргә чаптылар. Аннары дүрт кешедән торган командалар узышты. Һәр филиалдан сайлап алынган лидерлар арасында да чаңгы ярышлары оештырылды. Мини футбол шулай ук бик үзенчәлекле үтте. Ун команданың уенын күзәтү кызык та, мавыктыргыч та иде.

Баш хөкемдар Валерий Кузнецов әйтүенчә, бәйгедә катнашучыларны "Спартак" спорт җәмгыятеннән Татарстан, Россия, халыкара категориядәге тәҗрибәле хөкемдарлар бәяли. "Яшьләрнең берләшүе, спортка тартылулары сөендерә. Бу чараны сәламтәлек спартакиадасы дип атар идем", - ди хөкемдар.

"Татспритпром" җәмгыятендә җәйге, кышкы Спартакиадалар уздыру матур бер традициягә әйләнде. Беренче чиратта, бу - бергәләп очрашу чарасы, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, гаиләләр белән дуслашу, аралашу, күңел ачу мөмкинлеге. Ярыш нәтиҗәләреннән бигрәк, кешенең сәламәт яшәү рәвешенә омтылуы, компаниядәге хезмәткәрләрнең гомуми чараларны хуплап, катнашырга риза булулары мөһим, - ди "Татспиртпром"ның персоналны үстерү буенча директоры Нурия Беломоина.

Сыйфаты, товар ассортименты буенча даны еракларга таралган "Татспиртпром" оешмасы социаль проектларга, спортка зур игътибар бирә. Алар тарафыннан «Казан» халыкара ат-спорт комплексын үстерү буенча күп эш эшләнгән. Биредә көрәш мәйданчыгы һәм футбол кыры булдырылган. "Татспиртпорм"ның үзенең җыелма футбол командасы да бар. Атнага ике тапкыр хезмәткәрләр «Манеж» спорт сараенда шөгыльләнә. Әле менә мини футбол буенча "Казан Бизнес Лигасы" корпоротив турнирының язгы уеннарына әзерләнәләр. Нурия Беломоина әйтүенчә, быел волейбол буенча чемпионатка кушылырга исәпләре дә бар. Һәр филиалда да спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Хезмәткәрләрнең спортка тартылулары һәрчак хуплана.

Спорт уеннары "Веселые Волгари" эстрада-фольклор ансамбленең чыгышлары белән үрелеп барды. Кунаклар өчен чәй табыны да оештырылган иде. Бәйрәмдә коймаклар белән дә сыйладылар. Хәтта, Май чабу бәйрәмендәге сыман, кышкы карачкыны яндыру йоласы да узды.

Кышкы Спартакиадада гомуми командалар ярышында Мамадыш спирт заводы директоры Николай Иванов җитәкчелегендәге төркем, уңышлы нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүче дип табылды. Алар акчалата бирелгән премияне спорт өчен кирәк-ярак җиһазлар алуга тотачаклар. Хәер, бәйрәмнән берәү дә буш кул белән китмәде. Һәр төркем, җыелып килгәннәре, спортка битараф булмаганнары өчен, махсус бүләкләнде.

Кышкы бәйрәм тәмамланырга да өлгермәде, спортчылар инде җәйге Спартакиада турында уйлый. Июнь аенда узачак спорт бәйрәмендә ярыш төрләре тагын да күбрәк булачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading