16+

Сочида Татарстан моделе, яки безнекеләрне белеп тор!

Бүген Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары рәсми старт ала. Алдагы өч атна дәвамында һәркем үзе өстенлек биргән спорт төрендә яраткан спортчылары өчен җан атачак. Без татарстанлылар өчен чаңгы һәм хоккей ярышларының тагын да зуррак игътибар үзәгендә булачагына шик юк.

Сочида Татарстан моделе, яки безнекеләрне белеп тор!

Бүген Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары рәсми старт ала. Алдагы өч атна дәвамында һәркем үзе өстенлек биргән спорт төрендә яраткан спортчылары өчен җан атачак. Без татарстанлылар өчен чаңгы һәм хоккей ярышларының тагын да зуррак игътибар үзәгендә булачагына шик юк.

Россиянең олимпия командасы составына кергән 8 атлетыбыз әлеге спорт төрләрен тәкъдим итә бит.
Бу Олимпиадага Татарстаннан берьюлы ике «очучы чаңгычы»ның эләгүе аеруча сөенечле. Чаңгы ярышлары белән трамплиннан сикерүне берләштергән катнаш спорт төрендә (лыжное двоеборье) Сочига бару бәхете Иван Панин белән Нияз Нәбиевкә елмайды. Лениногорск егете Иван үзен - шәхси зачетта, Казан егете Нияз исә команда ярышларында сынаячак. Панинның мондый мохиткә беренче генә эләгүе булса, Нияз Нәбиевнең бу инде икенче Олимпиадасы.
Чаңгы узышларында исә республиканы Яшел Үзән һәм Казаннан Анастасия Доценко белән Наталья Жукова тәкъдим итә.
Россия хоккей командасы составында Олимпия чемпионы исеме өчен «Ак Барс»тан Илья Никулин, Алексей Терещенко, Евгений Медведев һәм Александр Свитов көрәшәчәк. Ил җыелма командасының тренерлар штабында Казан клубының баш остазы Валерий Белов булуын да онытырга ярамас.
Татарстанлылар Сочида медальләр өчен көрәштә генә түгел, уеннарны оештыру этабыннан ук актив катнаша. Казан Универсиадасын оештыруда һәм уздыруда зур тәҗрибә туплаган безнең белгечләргә сорау зур булды. Олимпиадага республикадан 2000нән артык белгеч һәм хезмәткәрнең җәлеп ителүе шул хакта сөйли. «Казан-2013» Башкарма дирекциясенең 320 хезмәткәре «Сочи-2014» оештыру комитеты составына керде. Алар объектлар белән идарә, аккредитация эшләре, транспорт эшчәнлеген тәэмин итү, мәгълүмат технологияләре, туклануны оештыру, тамашачыларга хезмәт күрсәтү, матбугат белән багланышлар, спорт департаменты эшчәнлеген тәэмин итү буенча җаваплы. Боларга өстәп, Сочида Татарстанның 400 волонтеры эшләвен дә онытмаска кирәк.
Олимпиадада хезмәт куячак Татарстан белгечләренең саллы өлеше медицина персоналына туры килә. Безнең 45 медицина учреждениесенең 222 хезмәткәре бу көннәрдә спортчылар һәм кунаклар сәламәтлеге сагында торачак. Бу спорт бәйрәмендә катнашучыларга һәм кунакларга транспорт хезмәте күрсәтүдә Краснодар краендагы коллегаларына Татарстанның 560 йөртүчесе ярдәм итә. Олимпиада көннәрендә Сочиның диңгез буе кластерында туклануны оештыруга безнең 5 пешекче дә өлеш кертә. Чаңгы ярышларында хөкемдарлык итүче арбитрларның да 7 се - Татарстаннан. Тагын 8 кеше чаңгы трассаларын һәм трамплиннарны сынаучы буларак катнаша.
Олимпиаданың мәдәни программасы да Татарстан сәнгать осталарыннан башка үтмәячәк.
Сочи уеннарында иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү тулысынча Татарстан моделенә нигезләнгән дияргә була. Хокук сакчылары һәм һәртөрле техник җиһазлар, Казан Универсиадасы көннәрендә ныклыкка сыналып, имтиханны бик уңышлы үткән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading